Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

1-8 сентябрьгә йолдызнамә

Игътибарыгызга йолдызлар фаразы тәкъдим итәбез.

Кучкар

Тәвәккәл, кыю булуыгыз максатларыгызга ирешергә ярдәм итәр. Эштә дә, йорт-җирегездә дә тәртип.

Үгезбозау

Сәнгать, иҗат белән бәйле кешеләр өчен уңышлы атна. Финанс мәсьәләләрендә саклык сорала, акчагызны юк-барга туздырмагыз.

Игезәкләр

Яңа танышулар карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итәр. Низагка кермәгез, югыйсә, якын кешеләрегезне үпкәләтүегез бар.

Кысла

Яңа танышларыгыз ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр булып чыгар. Киләчәккә планнар кору зарур. Үзегезне күрсәтер вакыт җитте.

Арыслан

Ачык күңелле булуыгыз яңа дуслар табарга булышыр. Мәхәббәттә бар да тәртиптә. Яхшы хәбәр көтелә.

Кыз

Һөнәри үсеш атнасы. Кәефегез яхшы. Йорт мәшәкатьләрегез дусларыгыз белән күңел ачарга мөмкинлек бирмәс.

Үлчәү

Финанс мөмкинлекләре ачыла. Сатып алулар өчен уңышлы атна. Гаиләдә аңлашу көтелә.

Чаян

Берьюлы берничә эшне башкару уңышсызлыкка китерүе бар. Шуңа күрә икегә ярылырга уйламагыз да. Гайбәтләрдән качыгыз.

Укчы

Эш мәсьәләләрен хәл иткәндә якын кешеләрегезгә таяна аласыз. Яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен яхшы атна.

Кәҗәмөгез

Сезгә кагылышы булмаган низагларга игътибар бирмәгез. Проблемаларны хәл иткәндә эчке сиземләвегезгә таяныгыз.

Сукояр

Эштә көтелмәгән тәкъдим керер, каршы килмәгез, ахыры хәерле булыр. Мәхәббәттә яңа танышу көтелә.

Балык

Сез чиктән тыш хезмәт сөючән, башкалардан да шуны таләп итәсез. Тик артык тырышып җибәрмәгез. Башкалар фикеренә колак салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев