Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Габделгазиз Хәләпов: “Туган авылымны артык сагынмыйм”

Һәр кешенең гомер көзе үзенчә уза. Берәүләр картлык көннәрен балалары кочагында, хөрмәттә үткәрсә, икенчеләре картлар йортында яшәргә мәҗбүр. Һәркемнең язмышы маңгаена язылганча, диләр. Кырымсарай авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге көндә республика районнарыннан 51 кеше яши. Бүгенге язмабыз герое Габделгазиз Вәгыйз улы Хәләпов – шуларның берсе.

Язмыш җилләре китергән

Әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган кешеләр була. 73 яшьлек Габделгазиз абый нәкъ шундыйларның берсе. Ягымлы карашлы, елмаеп, һәркем белән исәнләшеп торган абыйны күрми калмый мөмкин түгел.

– Мин үзем Баулы районы Яңа Шатлы авылында туып үстем, – ди Габделгазиз абый. – Биш балалы гаиләдә беренче бала булдым. Сигез сыйныфны авылда тәмамладым. Аннары Бөгелмә СПТУына тракторист-машинист һөнәрен алырга укырга кердем.

Укуын тәмамлагач, армия сафларына алына егет. Армиядән кайткач, Баулы совхозында яши башлый. 1971 елда Роза исемле кызга өйләнеп, матур гаилә коралар.

– Бергә 25 еллап яшәдек, өч бала үстердек. Балаларның хәзер берсе генә исән. Олы кызым һәм уртанчы улым, үзләре гаилә корып яши башлагач, якты дөньядан киттеләр.

Балаларының ни сәбәпле үлүләре хакында сөйләргә теләмәде Габделгазиз абый. Кече улы Баулыда яши икән. Ул, әтисе янына килеп, хәлен белешеп йөри.

Кайчандыр авылда маллар асрап яшәгән, гөрләп торган тормышын бер мәлдә шулай язмыш икенче якка борып җибәрә. Ул ялгызы кала.

– Мин Баулы совхозында ялгыз калгач, интернатның филиалы бар иде анда, мине шунда чакырдылар. Кер, этләнеп йөргәнче, диделәр. Картлар йортына килеп эләгермен дип, һич кенә дә уйламадым мин. Ләкин дөнья үзенекен эшли. Миңа калса, миңа бүгенге көндә картлар йортында тору бик ошый. Без биредә оҗмахта торган кебек яшибез. Мин бик канәгать, бөтен нәрсә бар: юынасың, киенәсең, бар урын-җир чиста, без олы кешегә нәрсә кирәк тагын, – ди Габделгазиз абый.

 

Ике ялгыз җан кавышкан

Габделгазиз абый 2011 елда картлар йортында кабат гаилә кора. Ике ялгыз җан бер-берсен биредә очраткан. Тормыш иптәше Нәҗибә Хаҗиевага 62 яшь. Ул Татар Ташлысы авылыннан, биредә 2006 елдан бирле яши. Якты һәм уңайлы бүлмәдә бергә гомер йомгагын сүтә алар.

– Бер-беребезне тапканга, бергә яшәгәнгә без һич кенә дә үкенмибез, шулай язган, – ди Нәҗибә апа. – Еллар сизелми дә узып бара. Кулдан килгәнчә эшләргә тырышабыз. Кыш көннәрендә кичләр телевизор карап узса, җәйләрен тышта бакчада мәш килеп эшләп уздырабыз.

Габделгазиз абый сүзләренчә, пенсияләренең 25 проценты үзләренә кала.

– Акча җитеп тора, безгә күп нәрсә кирәкми бит хәзер, – ди ул. – Бары тик дару алырга кирәк була. Аларның бәясе дә хәзер артты. Аякларымда кан йөреше начар, даруланып торырга кирәк, операция дә ясатып кайттым.

 

Эшләмәгән эше юк

Габделгазиз абыйны картлар йортында һәркем хөрмәт итә. Ул аларның үз бабалары төсле, уң куллары да. Картлар йортында эшләүчеләр сүзләренчә, уңган, һәр яклап килгән Габделгазиз абыйдан башка биредә бер эш тә эшләнми. Кул эшләре белән шөгыльләнә торган бүлмәдә дә Габделгазиз абый ясаган әйберләр бихисап.

– Мин картлар йортына эшкә 2013 елда килдем, – ди  Рәмзия Вәгыйзова. – Габделгазиз абыйның шундый оста куллы икәнен белеп, без аның белән шушы интернаттан курчак өе ясадык. Габделгазиз абый, менә шундый әйберне ясарга кирәк дисәм, шунда ук материалын да таба. Кайбер нәрсәләрне, әйдә болай эшлик дисәм, алай килешле булмас, әйдә башкачарак ясыйк, ди. Идеяләрен, киңәшләрен бирә. Эшләнмәләр ясасам, миңа матур рамка кирәк дисәм, шунда ук шуны ясап бирә ул. Урамда озын фигуралар ясадык, аларны тегеп, формаларын китереп. Шулкадәр оста абый ул безнең. Бакчада эшләвенә дә исең китәрлек, тәгәрәп помидорлар, кыярлар үстерә, ул чәчкә-гөлләр бакчасы ясады безнең интернаттан. Ул кая нинди чәчәк утыртырга кирәген, ничек үстерергә кирәк икәнен, бөтен агротехниканы аңлый. Ничек шулкадәр помидор үстерәсең, дип әйтә идек. Картларга шуларны ашата идек. Хәзер җиләк-җимешкә генә калдык. Быел карлыганнар, кура җиләкләре уңды. Чәчәкләргә исең китәрлек булды. Габделгазиз абыйга мин шулкадәр рәхмәтлемен. Бер-беребезне аңлашып эшләвебезгә бик шатмын. Мин килгәнче үк, җәен чәчкәләргә сулар сибеп куйган була ул. Нәрсәләр эшлибез бүген дип, көтеп тора. Мине дә тик тотмый, үзе дә тик тормый. Картларны да, селкетеп, хәрәкәтләндереп, эшләтеп тота. Рәмзия, әйдә, әби-бабайларны чыгарыйк, шуларны эшләтик, тик ятмасыннар, ди. Эче поша аның калганнарның тик ятканына. Шулкадәр булган абый, нәрсә дип әйтергә дә түгел, мактап кына торырлык. Ходай гомерләрен бирсен, исән булсын.

Торган җирең матур булып, балкып торса, үзе күңелле, ди оста куллы Габделгазиз абый.

– Бездә мәктәптә укыганда да хезмәт дәресләре була торган иде, – ди ул. – Шул вакыттан ук өйрәнеп калынды. Эшләгән саен остара төшәсең. Үз кулларым белән матурлыклар тудыру миңа куаныч бирә, эшләгәннән соң канәгать булып калам. Көннәр шулай уза, кайбер эшләргә вакыт җитми дә кала әле.

Габделгазиз абый яшелчә һәм җиләк-җимеш утыртырга да яшьтән яраткан.

– Мин үз гомеремдә агачлар да күп утырттым, ярата идем үстерергә, – ди ул. – Яшелчәләр дә күпләп утырта идем. Биредә монда шартлар башкача, яхшырак. Теплица да бар иде. Эшләсәң, бар да була, эшләмәсәң, булмый. Көзен уңышны җыюлары күңелле. Чәчәкләрнең дә бар төрен дә яратам. Мин, гомумән, яшеллек яратам. Урманнарга йөрергә ярата идем. Монда хәзер урманнар ерак, йөреп булмый. Аяклар да авырта инде хәзер.

 

Күңел юанычлары

Туган авылы Шалтыга бик күптәннән кайтканы юк Габделгазиз абыйның. Ә гаиләсе белән яшәгән Баулы совхозына кайткалап килгәне булган.

– Артык сагынып ятмыйм, – ди ул. – Үзебезнең район булгач, бар да якын, таныш, шуңа да сагындырмый. Чит җирдә яшәсәм, сагындырыр иде. Телефон бар, сөйләшеп торабыз. Ике энем Шалты авылында яшиләр, алар белән аралашып торабыз. Картлар йортында тора башлаганнан бирле, кайтканым юк авылга. Бик йөрисе дә килми хәзер. Туган якларны урап килергә теләк юк түгел, бар. Аның җае гына чыкмый.

Габделгазиз абый күңел юанычын үз куллары белән утырткан чәчәкләрдән, үсемлекләрдән таба. Яз, ямьле җәйләр җитүен түземсезлек белән көтә ул. Тиздән картлар йорты ишегалдын күзнең явын алырлык чәчәкләр бизәр. Габделгазиз абый һәр чәчәкнең исемен, аны ничек утыртырга кирәклеген белеп сөйли. Күңел биреп эшләве, матурлык яратуы әллә кайдан сизелеп тора аның.

– Беренче елларны 76 төп роза утырттык без, – ди ул. – Йортның башка участокларына да розарий ясадык. Хәзер ирга да үстерәбез, чыршыларыбыз да бар, гортензияләр бик матур ата бездә.

Тирә-якны чәчәкләр генә түгел, Габделгазиз абый кулы белән ясалган эшләнмәләр дә бизи. Мәсәлән, ишегалдында кое, зур гына ат сыны бар. Шулай үз күңелен үзе күреп, акрын гына гомер үрләренә күтәрелә Габделгазиз абый.

Картлар йорты анда яшәүче дистәләгән кеше өчен үз йортына әверелгән. Биредә яшәү шартлары яхшы, монда һәркем үзенә җылы почмак тапкан.

Фото: А.Хөсәенова, Кырымсарай картлар йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев