Баулы ветераны: “Тәүлегенә ике сәгать йокы эләкмәгән чаклар булды”
Баулы районында зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган хезмәт ветераннары шактый. Яңа Чүте авылында яшәүче Вафия Галимова – шуларның берсе. 14 яшеннән сыер сава башлап, 41 ел гомерен фермада эшләүгә багышлаган ул.
Уку йорты төшләренә кергән
Вафия апа Галимова яши торган йорт янына җитүгә үк, күзебез тәрәзә төбендә матур булып үсеп утыручы яран гөлләргә төште. Хуҗабикә үзе дә шул гөлләре кебек ягымлы, нурлы йөзле булып чыкты. Ул безне, иң якын кешеләрен каршы алган кебек, кочаклап ук алды һәм без бергәләп аның хәтер сандыгын барларга керештек.
Вафия Галимова – сугыш чоры баласы, ул 1943 елда Хәнсевәр авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә.
– Безнең әтине, илле яшьтән өлкәнрәк булгач, Бөек Ватан сугышына алмаганнар, – дип башлады ул сүзен. – Ул ат караучы булып эшләгән, сугышка атлар карап озаткан. Яхшы атлар җибәргәнгә Сталин исеменнән бирелгән алтын белән язылган грамоталары да бар иде әле аның.
Башка яшьтәшләре кебек үк, кыз да кечкенәдән эшләп үсә.
– 5-6 нчы классларда колхозга эшкә чыкканны хәтерлим, – ди ул. – Җәйге каникулларда утауга, печән җыешырга, салам өешергә йөрдек. Мин мәктәптә яхшы укыдым: 4ле алсам, укытучылар әрли иде, син 5лелек беләсең, тырыш дип. 7нчене бетергәч, бик тә укырга китәсем килгән иде. Инде үземнең шунда укып йөрүләрем төшләремә кереп, хыялланып йөргән көннәрдә, әни чирләп китте һәм мине укырга җибәрмәде. Абый-апалар башка җирдә, таралып беткәннәр иде.
Шулай да кыз, әнисеннән качып, Бөгелмә шәһәренең медицина училищесына документларын биреп кайта. Тәтешкә ветеринария юнәлешендә укырга китәргә дә хыялланып йөри, аннан чакыру да килә, югыйсә. Тик әнисе: “Сүземне тыңламый китсәң, риза-бәхил түгел”, – дип әйтә. Кыз әнисенә каршы барырга кыймый.
Эшләп узган гомер
Нәкъ шул вакытларда авыл фермасына савымчы кирәк була: бер алдынгы савымчыга отпускыга чыгарга кирәк, урынына кеше тапмыйлар.
– Безнең күршедә ферма мөдире яши иде. Шул: “Булдырса Вафия генә булдыра, башка кеше булдыра алмый”, – дип әйткән һәм мине фермага чакырдылар, – ди Вафия апа. – Бардым, барысы да миннән олы кызлар. “Бу бала нишләп килгән инде, шул сыер сава аламы инде”, – дип уйлаганнар алар. Саудым, башкалардан бер сыерга гына калыштым.
Шулай итеп, 14 яшьлек яшүсмер кыз 20 сыер сава башлый. Әле ул гына түгел: кул белән асларын җыештырасы, азык саласы һәм, коедан ташып, су эчерәсе.
– Әле таналар да өйрәттем. Бер атнада 21 тана бозаулады, – ди ул.
Кыз 19 яшендә Яңа Чүте авылы егете Тимерҗанга кияүгә чыга.
– Ул минем иптәш кызым белән йөрде, – ди Вафия апа. – Тимерҗан армиядә чагында, ул кыз кияүгә чыкты. Егет кайтты да минем арттан йөри башлады. Әти-әнисе белән безгә мине сорарга да килделәр, бармадым. Шуннан соң ул мине урлады.
Егет белән кыз шулай яшәп китәләр, никах укыталар. Ике елдан, 1964 елда уллары Айрат дөньяга килә, биш елдан – төпчекләре Илмир.
Вафия апа Яңа Чүтедә дә фермага урнаша. Биш ел сыер саугач, фермада лаборант булып эшли башлый. Мәктәптә яхшы укуның бик тә кирәге чыга: кыз үзлегеннән счётны өйрәнә.
– Берара бригадир итеп тә куйдылар мине, – ди Вафия апа. – 3 елдан лаборант эшенә кире кайттым. Чөнки аның эше авыр, кеше озак эшләми: 30 савымчы, 15 көтүче һәм һәрберсенең көн саен күпме сыер сауганын, күпме эшләгәнен санап торасы. Һәр савымчының иртәле-кичле сөтләрен җыярга, бозауларга күпме сөт эчерергә кирәген билгеләргә – барысы да лаборант өстендә. Ул эшкә бер дә кире кайтасым килмәсә дә, каршы килә алмадым, эшли башладым.
Вафия апа лаеклы ялга чыкканчы лаборант була. Пенсиягә чыккач та тракторчыларга бер җәй ашарга пешерә әле ул. Эшләгән вакытта 25 ел дәвамында (биш чакырылышта) авыл советы депутаты итеп сайлана. Ә ул елларда аларга күп эш йөкләнә торган була.
Фермадан кайткач та эш җитәрлек: өч сыер савасы, сөтен эшкәртәсе, бакча үстерәсе. Хезмәт хаклары күп түгел, яшәргә, балалар үстерергә кирәк. Шуңа, иш янына куш булсын дип, төн йокыларын калдырып, шәл бәйләп сата Вафия апа. Ул үз гомерендә 50дән артык шәл бәйләгән (әле берсе хәзер дә саклана. 30 еллап элек бәйләнгән шәл әле дә яңа кебек, кабарып тора).
Вафия апа аш-суга да оста булган: авылда туйларга бавырсаклар, ипиләр пешергән.
– Тәүлегенә ике сәгать йокы да эләкмәгән чаклар бар иде, – ди ул. – Мин үземнең шулкадәр эшләгәнемә хәзер үзем ышанмыйм хәтта. Ничек эшләгәнбез, ничек өлгергәнбез, ничек түзгәнбез. Мин генә түгел, безнең буын барысы да шулай эшләп яшәде.
Тормыш иптәше Тимерҗан абый белән 52 ел бергә гомер иткәннәр алар.
– Ирем бригадир, ферма мөдире, соңыннан, укып, агроном булды, – дип сөйләде Вафия апа. –Мин килгәндә, аларның өйләре янган иде. Бергәләп, өй, абзар салдык, балалар үстердек. Хәер, гел эштә булганлыктан, алар безне күрмәде дә диярлек инде. Шулай да улларыбыз бик тәртипле булып үстеләр.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше 2014 елда вафат булган.
– Пенсиягә чыгып, тыныч кына бергәләп яшәр вакытта, авырып, китеп барды, – ди Вафия апа.
Без аннан илле елдан артык тату гомер итү серен дә сорашмый кала алмадык.
– Иң мөһиме – хатын-кызга сабыр итәргә кирәк, – дип җавап бирде ул. – Шул чагында гына дөнья бара. Төрле чаклар булды инде. Түзсәң, яшәп була.
Фидакарьләрчә тырышып эшләгән Вафия апаның барлык хезмәт стажы – 41 ел. Ул коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны мактаулы исемнәренә лаек булган.
Тормышка шөкер итә
Хәзерге көндә Вафия апа Яңа Чүте авылында берүзе яши. Тик ул үзен ялгыз хис итми. Күрше-күлән кергәләп йөри. Кул кушырып утырырга күнекмәгән ветеран тавыклар асрый – алар аңа бер иптәш. Ул китап һәм газета-журналлар укырга ярата.
– Китап укыгында мин тынычланам, онытылам, үзем дә шундагы вакыйгаларга кереп китәм. Яшь чакта китапханәдә мин укымаган китап калмагандыр, мөгаен. Хәтта төннәрен дә укыган чаклар булды, – ди ул.
Оста куллы Вафия апа гомере буе җеп эрләгән, бәйләгән. Күз явын алырлык урындык япмалары әле дә саклана. Ул хәзер дә оекбашлар бәйли. Моңа кадәр бәйләгән җылы һәм нәфис оекбашлары бер капчык.
– Хәзерге тормышымнан бик канәгать, Алланың биргәненә шөкер, – ди ветеран. – Бу тормышка нык риза-бәхил мин. Балаларым да ярдәм итеп тора. Улларым-киленнәрем, оныкларым бик яхшылар.
Уллары Айрат белән Илмир, гаилә корып, Баулы шәһәрендә яшиләр. әниләре янына еш кайталар.
- Әти-әни безгә үрнәк булды. Без, аларга карап, эш рәтен белеп үстек. Кечкенәдән, әниләр эштән кайтуга, иртәле-кичле мичкә утын ягып, өйне җылытып куя идем, – ди улы Илмир. – Әни безнең балаларны карап үстерде. Ул әле дә, тәмле ашлар пешереп, безне көтеп тора. Без атна саен кайтырга тырышабыз. Исәнлектә-саулыкта яшәргә булсын әнигә.
Гомер буе хезмәтне юлдаш иткән Вафия апаның хәзерге буынга әйтер сүзләре бар.
– Әти-әниләр балаларын эшләтеп үстерсеннәр, үзләре сабыррак булсыннар иде, – ди ул. – Эшләп үскән бала физик яктан көчле була. Без, кечкенәдән хезмәттә булгангадыр, Аллага шөкер, әле дә йөреп торабыз. 80 яшьтә болай яши алгач, сөенеп туя алмыйм.
Вафия апа, өлкән яшьтә булса да, бер дә тик тормый: кышын кар көри, җәйгә чыккач исә бакчада эшли. Җиләк һәм гөмбә җыярга ярата, үзе эшкәртә дә.
– Яшь чакларга әйләнеп кайтып, тормышны яңабаштан башларга мөмкинлек булса, нәрсә эшләр идегез, – дип сорыйм Вафия ападан.
– Укырга китәр идем. Ничек тә соңыннан әнинең бәхиллеген алыр идем, ләкин хыялымны тормышка ашырган булыр идем, – дип җавап бирде ветеран.
Укымый калуы бер үкенеч булса да, хезмәт ветераны Вафия апа Галимованың гомере зая узмаган. Ул тормыш дигән университетта белем алган – сабакларын яхшы үзләштергән, сынауларын лаеклы узган һәм картайган көнендә терәк булырдай тәртипле балалар үстергән. Оныклары өчен дә менә дигән үрнәк ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев