Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар

Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен махсус бүләккә лаек булды. Аңа әлеге бүләк Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Глобаль ислам икътисады саммиты кысаларында тапшырылды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнехановка махсус бүләкне Дубай әмирлеге принцы шәех Хамдан бен Мөхәммәд Рәшид Әл Мәктүм тапшырды», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган. Әлеге бүләк бизнес-инициативалар һәм инновацион идеяләр өчен тапшырыла. Инициативалар һәм идеяләр ислам илләре арасында ике яклы сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне ныгытуда, калган дәүләтләр белән икътисади элемтәләрне җайга салуда ярдәм итәргә тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174325/

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев