Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

"Россия лидерлары" бәйгесенә, башланып бер тәүлек узуга ук, 24 меңнән артык гариза килгән

Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, ди проект җитәкчесе.

 «Россия лидерлары» бәйгесенә теркәлү башланганнан алып бер тәүлек эчендә 24 мең 308 кеше гариза биргән.

Проект Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә “Россия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан тормышка ашырыла.

Узган елда конкурска 200 меңгә якын гариза килгән. Оештыручылар быел аларның саны тагын да күбрәк булачагына өметләнә, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.

«Тагын бер тапкыр искәртәсем килә, быел без «Россия лидерлары» бәйгесендә катнашу буенча кешеләргә өстәмә мөмкинлекләр бирдек: хәзер рус телен яхшы белүче чит ил гражданнары да, шулай ук 55 яшькә кадәрге идарәчеләр дә гариза тапшыра ала. Өстәвенә, 35 яше тулмаган конкурсантларның ике ел җитәкче булып эшләве дә җитә», - дип искәртте «Россия лидерлары» проекты җитәкчесе, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Алексей Комиссаров.

Бәйгегә 24 октябрьгә кадәр теркәлергә, гаризаны https://лидерыроссии.рф/ сайтында бирергә мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/12/173311/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X