Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган

Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.

2017 елда Азнакай һәм Аксубай районнарында “Биләр” табигый зоология тыюлыгында иреккә җибәрелгән Алтай мараллары табигатькә ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган. Ел ярым эчендә болан көтүе ике тапкырга үскән.

Россия империясе вакытында ук юкка чыгарылган асыл боланнарны республика урманнарына кайтару программасы уңай нәтиҗәләр биргән. Бу программага Татарстан Президенты да теләктәшлек белдерде. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының президент программасын тормышка ашыручы белгечләре белән рейд-мониторингка чыгып моңа “Татар-информ” хәбәрчесе дә инанды.

“Алтай маралларының 50 баштан торган беренче партиясен республикага 2013 елда керттеләр. 20 башлы икенче төркемне - 2014 елда. Алар барысы да ирекле халәттә Яшел Үзән районы территориясендә Зөядә тәҗрибәле хуҗалыкта яшәделәр. Мараллар җирле климатка ияләште, нәсел калдыра башлады. Һәм 2017 елда без аларны чыгарып җибәрергә әзерләдек. Татарстан Президенты катнашында берьюлы 45 баш маралны чыгардык. Аларны “Биләр”, “Мишә” һәм Югары Ослан районының “Лесной ключ” аучылык тыюлыгы территорияләренә җибәрдек”, - дип программа турында дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.

Хәзер мараллар үрчетүгә берничә шәхси аучылык хуҗалыгы да кушылды. Җәнлекләр саны 300гә якынлашып килә. Аларның күбесе, шулай ук аларның нәселе дә берничә елдан иреккә җибәреләчәк. Алардан тыш, тагын 200 тимгелле болан һәм 60ка якын нәфис болан бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/05/172879/

Фото: Арсений Маврин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев