Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Марат Сафиуллин: Рәсмиләштерелгән үзмәшгуль кешеләрдән касса аппараты таләп ителми

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзмәшгуль кешеләр клиент белән хисапны «Минем салым» кушымтасы аша ясаячак, диде.

Рәсми рәвештә теркәлүче үзмәшгуль кешеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителәчәк. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Профессиональ керемгә салым» режимына күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителә – сатып алучылар белән барлык исәп-хисап, касса чегын формалаштыру һәм бирүне дә кертеп, турыдан-туры «Минем салым» кушымтасында ясалачак», - диде ул.

Марат Сафиуллин мобиль кушымтаны «үзмәшгуль кешенең шәхси кабинеты» дип атады. Чөнки керем алу белән бәйле исәп-хисаплар турындагы мәгълүматлар шуның аша салым органына тапшырылачак. Сатып алучыга шулай ук «Минем салым» кушымтасы аша чек та биреләчәк.

Легальләштерелгән үзмәшгуль кешеләр һәм салым хезмәтенең очрашу нокталары «Минем салым» махсус мобиль кушымтасында гамәлгә ашырылачак. Ул Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча ачылыр дип көтелә.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177434/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев