Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Фомин: Дәүләт Советына сайлауны Иҗтимагый палатаның 3 мең хезмәткәре күзәтәчәк

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлау барышына партияләр түгел, ә сайлаучылар мәнфәгатендә контрольлек итәчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда 3 мең кешедән торган иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы эшләячәк. Аларның төп максаты – тавыш бирүнең закон нигезендә үтүенә күзәтчелек итү. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ул сайлауга иҗтимагый күзәтүчеләр юллау тәҗрибәсе Татарстанда моннан берничә ел элек кулланыла башлавын искәртте. Аның сүзләренчә, сайлау процессына ышанычны арттырып, яңа алым үзен тулысынча аклаган.

«Күзәтүчеләр эшенең төп максаты – Россия һәм Татарстанның сайлау законнарын үтәү. Алар сайлау процессына тыкшынмыйча, объектив күзәтчелек эшен башкарачак», - дип искәртте Анатолий Фомин.

Ул сайлау участокларында сәяси партияләрдән дә күзәтүчеләр булырга мөмкин, дип өстәде. Әмма партияләрнең үз максаты бар – хакимият өчен көрәш һәм мөмкин кадәр күп санда мандатка ия булу.

«Кайвакыт төрле партия күзәтүчеләре арасында сайлау участогында ук бәхәсле моментлар булып ала. Бу иҗтимагый күзәтүчеләргә кагылмый, аларның бурычы – законлылыкны тәэмин итү», - дип сүзен йомгаклады ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

 Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/02/190860/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев