Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

“Хезмәткә дан” газетасы яңа рубрика ача

Көн-таң туса, хатын-кызның башына: “Бүген ашарга нәрсә пешерим?” – дигән уй килә. Баулы хуҗабикәләренең эшен бераз гына булса да җиңеләйтү максатыннан, “Хезмәткә дан” редакциясе “Тәмлекәй” дигән яңа рубрика ача.

Кадерле баулылар, “Тәмлекәй” рубрикасында без сез җибәргән рецептларны язып чыгарбыз. Сез безгә үзегез яратып пешерә, әзерли торган ризыкларның рецептларын, фотосурәтләрен җибәрә аласыз. Салат, аш, икенче ризык, камыр ашлары, кайнатмалар – күңелегез ни тели, шуны җибәрегез. Тиз арада әзерләнә торган көндәлек ризык рецептлары булса, тагын да яхшырак. Бәлки, аларны әзерләвегезнең берәр тарихы бардыр. Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Беренче катнашучыбыз – Баулының “Виктория” балалар бакчасында озак еллар пешекче булып эшләүче Нурия Фазлыева. Төп эшеннән бушаган арада, ул гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Бүген ул райондашларын үзенчәлекле пирог пешерергә өйрәтә.

Корица белән алма пирогы

Камырга:

150 миллилитр җылы сөт;

11грамм коры чүпрә;

1 бал калагы шикәр комы;

0,5 бал калагы тоз;

1 йомырка;

400 грамм он;

40 грамм сары май.

Эчлеккә:

250 грамм каймак (20 %);

100 грамм шикәр комы;

4-5 алма.

Эш барышы: коры чүпрәне җебетеп, аңа сөт, шикәр комы, тоз, йомырка, май һәм он кушып камыр ясыйбыз. Аны савыт кырыеннан җиңел аерыла башлаганчы басарга кирәк. Өстен каплап, җылы урынга кабарырга куябыз. Күпергән камырны кул белән баскалап төшереп, кабат кабарырга куябыз.

Әзер камырны табага җәябез, өстенә алма кисәкләрен тезәбез, шикәр комы белән буталган каймакны өстенә агызабыз һәм корица сибәбез. 5-6 минут кабартып торгач,  духовкада 30 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #баулы