Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулыларга бәйрәм торты рецепты

Әниләр көненә пешерергә бик тә җайлы торт рецепты тәкъдим итәбез. Аны редакциягә шәһәрдәшебез Фәния Хафизова җибәргән.

Бәйрәм торты

Камыр өчен:

йомырка – 4 данә

шикәр комы – 150 г.

ванилин

он – 1 стакан

камыр йомшарткыч – 1 пачка (10 г.)

көнбагыш мае – 3 аш кашыгы

кайнаган су – 3 аш кашыгы.

Крем өчен:

каймак (20%) – 500 г.

шикәр комы яки шикәр пудрасы – 150 г.

Бисквит:

Иң элек савытка йомыркаларны сытып (агын сарысыннан аерасы түгел), миксер белән болгатабыз һәм, шикәр комы белән ванилин өстәп, көчлерәк режимда туглыйбыз, күпертәбез. Массаның күләме арткач, камыр йомшарткыч кушылган он өстәп, тагын болгатабыз. Аннары камырга көнбагыш мае һәм су салып күпертәбез. Махсус форманы яки табаны корытып сөртеп, пергамент кәгазе җәябез. Камырны формага агызып, 180 градуска кадәр кызган духовкада 30-40 минут пешерәбез. Бисквитның әзерлеген шырпы белән тикшереп карарга була: шырпыга камыр ябышмаса, әзер дигән сүз. Бисквитны табадан алып, суынгач кына тортны җыя башлыйбыз.

Торт ясау:

Крем өчен кибеттә сатыла торган 20 процентлы куе каймак алырга кирәк. Савытка каймак белән шикәр комы яки шикәр пудрасы (аны салган очракта, күләмен киметәсе) салып болгатабыз. Миксер белән болгатырга ярамый, алайса крем сыеклана. Крем әзер булгач, бисквитны икегә бүләбез. Араларына һәм өстенә крем сылыйбыз. Тортның өстен үзегез теләгәнчә бизәргә була. Каймаклы крем белән ясалган тортны бакча җиләге яки киви белән бизәсәң, аеруча тәмле килеп чыга. Тәмле булсын!

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ