Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулы хуҗабикәләренә ташкабактан икра рецепты

Көзге чорда хуҗабикәләр кышкылыкка төрледән-төрле салатлар ясау белән мәшгуль. Шундый баулыларга “Тәмлекәй” рубрикасына килгән җайлы гына, гап-гади икра рецепты тәкъдим итәбез. Безгә аны райондашыбыз Люция Исмәгыйлева җибәрде.

“Телне йотарлык бу икра икенче ашлар янына да, ипигә ягып ашарга да шәп ризык булачак”, – дип яза ул.

Кирәк:

Ташкабак – 3 кг

Кишер – 4 данә

Суган – 4 данә

Сарымсак – 1 баш

Томат пастасы – 350 г

Шикәр комы - 1 аш кашыгы

Тоз – 1 аш кашыгы (тәменчә)

Төелгән кызыл борыч  – 0,5 чәй калагы

Көнбагыш мае 150 г

Уксус 9% 2 аш кашыгы

Эш барышы:

Сарымсактан кала, барлык яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз. Аннары кастрюльгә көнбагыш мае салабыз, ул кызгач, яшелчәләрне  салып, кайнатып чыгарабыз. Аларны акрын утта бер сәгать чамасы кайнаткач (ара-тирә болгатып торасы), тоз һәм шикәр комы өстәп, тагын бер сәгать кайнатасы. Сүндерергә биш минут кала, угычтан чыгарылган сарымсак, кызыл борыч һәм аш серкәсен салып, яхшылап болгатабыз. Икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куябыз. Суынгач, салкынча урында саклыйбыз.

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #тәмлекәй