Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулы хуҗабикәләренә яңа рецепт

Шәһәрдәшебез Фәгыйлә Котлыева “Тәмлекәй” рубрикасына “Суыткычта ни бар?” салаты рецептын җибәрде.

Ул аны беренче тапкыр былтыр Яңа ел алдыннан суыткычында булган гади генә ингредиентлардан ясаган. Шуңа күрә исеме дә үзенчәлекле –  “Суыткычта ни бар?” салаты. Шуннан бирле ул гаилә әгъзаларының яраткан салатына әверелгән. Аны сез дә, кадерле укучыларыбыз, Яңа ел табынын ясап, якыннарыгызны сөендерә аласыз.

Кирәк:

Пешкән тавык ите – 300 грамм;

Яшел кыяр – 1 данә;

Болгар борычы – 1 данә;

Яшел суган белән укроп – чама белән;

Көнбагыш мае – 2 аш кашыгы;

Соя соусы – 2 аш кашыгы;

Кунжут – 1 ашк ашыгы.

Эш барышы:

Бу салатны, алдан түгел, ашар алдыннан гына ясарга киңәш ителә. Барлык ингредиентларны да эре кисәкләп турыйбыз һәм, көнбагыш мае белән соя соусы өстәп, акрын гына болгатабыз. Өстенә, өлешле тәлинкәгә салгач кына, кунжут орлыгы сибеп җибәрәбез. Тәмле булсын!

ФОТО: Фәгыйлә Котлыева

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев