Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулы хуҗабикәләренә: “Тәмлекәй”дә яңа рецепт

Күп балалы ана Александра Дельгашева солы печеньесы рецепты белән уртаклаша. Бу печеньены аның уллары аеруча үз итә икән.

Солы печеньесы

Кирәк:

1,5 стакан солы бөртекләре (ваграк булса яхшырак);

0,5 стакан он;

1 йомырка;

1 аш кашыгы шикәр комы;

3 аш кашыгы атланмай;

1 аш кашыгы су (сөт тә ярый);

0,5 чәй калагы тоз;

¼ чәй калагы сода (уксус белән сүндерелгән).

Эш барышы:

Солы бөртекләреннән кала, барлык ингредиентларны бергә болгатабыз. Аннары солы бөртекләрен кушып, яхшылап болгатып, камыр басабыз. Кул белән әвәләп,  печеньелар ясыйбыз һәм көнбагыш мае белән майланган пергамент җәелгән табага тезә барабыз. 175 градуска кадәр җылытылган духовкада якынча 15 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!

Фото: АЛЕКСАНДРА ДЕЛЬГАШЕВА

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев