Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Баулы хуҗабикәләренә салат рецепты

“Тәмлекәй” рубрикасында газета укучыларыбыз җибәргән аш-су рецептлары басыла. Бүген сезгә салат рецепты тәкъдим итәбез. Аны безгә райондашыбыз Рәзилә Вәлиева җибәргән.

Салат күпләрнең күңеленә хуш килер, чөнки ул, тәмле генә түгел, ә салават күпере кебек төрле төстә булганга, кәфегезне күтәрер, табын күрке булыр.

Ингредиентлар:

1 помидор;

1 кызыл суган;

1болгар борычы;

250 грамм ысланган тавык ите;

100 грамм каты сыр;

3 аш кашыгы майонез.

Эш барышы:

“Салават күпере” салаты, исеменнән үк күренгәчә, төрле төстәге ингредиентлардан ясала. Аларны, шакмаклап турап (суганны – ярым боҗралап турарга кирәк, ә сырны эре угыч аша чыгарырга да була), түгәрәк һәм сай савытка өлешләп тезеп чыгабыз, уртага майонез салабыз. Салатны ашар алдыннан гына болгатабыз. Тәмле булсын!

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ