Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәмлекәй

Җәйге чәй өстәлегезне итальянча пирог бизәсен

Чыгышы белән ул Италиядән, аңа сливаның нинди сорты да бара, ул телне йотарлык тәмле.

Безгә кирәк булачак:

  • Он — 300 грамм;
  • Сливалар — 500 грамм;
  • Шикәр — 100 грамм;
  • Акмай — 100 грамм;
  • Камыр йомшарткыч — бер калак;
  • Ярты лимон суты һәм кабыгы;
  • Печенье — 4;
  • Тәменчә тоз һәм бераз шикәр пудрасы.

Кәстрүлгә он, камыр йомшарткыч, 50 грамм шикәр, бер чеметем тоз салып, бутагыз һәм шакмакларга бүлгәләнгән акмайны өстәп, кул белән уыгыз. 100 грамм салкын су өстәп, камыр басыгыз һәм полиэтилен янчыкка салып, 30 минутка суыткычка алып куегыз.

Сливаларны урталай бүлеп, тешләрен алыгыз һәм калган шикәр, лимон суты. кыргычтан үткәрелгән кабыгы белән бутагыз.

Табага камырның өчтән ике өлешен салып, таба читләренә күтәреп җәегез. (10х24 сантиметрлы озынча таба булса, бик тә яхшы). Печеньеларны сындыргалап, таба төбенә тезеп чыгыгыз (бу сливалар сутыннан камыр җебемәсен өчен кирәк). Өстенә сироплы сливаларны тезеп чыгыгыз. Калган камыр белән ябыгыз һәм өстен бераз кискәләгез.

180 градуска җылытылган мичтә 40 минут пешерегез. Башта пирогны аз гына табада мич эчендә суытыгыз, соңыннан алып, шикәр пудрасы сибегез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кiziltan.ru материаллары буенча.

Фото: freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев