Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өшүдән сакланыгыз!

Быелгы кышның беренче көннәрендә үк каты салкыннар күзәтелде. Салкын көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер кат җылы кием киюгә караганда, берничә кием кию кулайрак. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, хәрәкәтләнүдән туктамагыз.

Машинада ерак юлга чыгасыз икән, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да машинада йөрсен. Урамда тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә салкынга чыгу да тыела.

Өшүнең һәм тән туңу билгеләре:

- тире аксыл-зәңгәр төскә керә;

- температураны, тәнгә тиюне һәм авыртуны сиземләве кими яки бөтенләй бетә;

- бөтен тәне туңганда кеше сүлпәнләнә, битарафлыгы арта, тире капламнары төссезләнә, тәне салкын була, пульсы ешая, артериаль кан басымы төшә, тән температурасы 36 градустан түбән була.

Өшегән кешегә беренче ярдәм күрсәтү түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- иң элек өшегән кешене җылы урынга алып керергә һәм җылытырга кирәк. Өшегән урынны җылыту эзлекле рәвештә, әкрен һәм күбесенчә пассив булырга тиеш.

Өшегән урыннарны куллар, тукыма, спирт һәм бигрәк тә кар белән ышкырга, уарга һич тә ярамый!

Зыян күргән кешене җылы юрганга төрергә (бөтен тән туңганда) яки өске тукымаларның кинәт җылынуын булдырмас өчен өшегән урынга салкынны һәм җылыны үткәрми торган мамыклы-марлялы (җиде катлам) бәйләвечне куярга кирәк. Мондый бәйләвеч куллану, организмның гомуми җылынуын тәэмин итеп, өшегән урынның тышкы җылынуын берничә тапкырга акрынайтырга мөмкинлек бирә.

Әгәр кул яки аяк өшесә, аларны ваннада, суның температурасын 20 градустан 40 градуска кадәр акрынлап күтәреп һәм 40 минут буе җиңел генә массажлап торып җылытырга мөмкин.

Зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек, баллы чәй бирәләр. Тынычландыру өчен авыртуны баса торган һәм кан тамырларын киңәйтә торган препаратлар, шулай ук валерианка яки пустырник төнәтмәсе (5-10 тамчы) куллану кирәк.

Түбәндәге очракларда ашыгыч медицина ярдәме чакыру сорала:

- өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан барлыкка килмәсә;

- көчле авырту бетмәсә;

- тире капламының төссезлеге кимемәсә;

- тирегә бармак белән басып алгач, тиренең төсе үзгәрмәсә;

- эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә.

 


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X