Хәзерге вакытта авыру йоктыручыларның яртысы диярлек чирне өйдә ияртә.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, коронавирус йоктыру очракларының яртысы өйдә — гаиләдә бер кеше авырганда була. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта авыру йоктыручыларның яртысы диярлек чирне өйдә ияртә. Гаиләдә берәр кеше авырса, башкалар да йоктыра», — ди Попова.
Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, авыру ияртми калу катлаулы, ләкин үздисциплина кагыйдәләрен үтәгәндә бу мөмкин.
Фото: pixabay.com
Чыганак: интертат
Нет комментариев