Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Якташыбыз иҗаты

Якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның сезгә берничә шигырен тәкъдим итәбез

Мәхәббәт гөле

Сызылып кына алсу таңнар ата

Җир өсләрен ямьләп, иркәләп.

Тирәкләрдә кәккүк тавышлары

Сандугачлар сайрый иртәләп.

 

Өянкеләр сары чәчәк аткан,

Бал исеннән башлар әйләнә.

Җан җылысы, язгы шатлык исе

Сихри моңнар белән бәйләнә.

 

Күңелләрдә туа язгы җырлар

Язгы моңнар-йөрәк хисләре.

Үткән яшьлекләргә алып кайта

Авылымның айлы кичләре.

 

Яз сулышы уята хисләрне

Озайтадыр хисләр гомерне.

Хыяллардан изге күпер салып

Дәртләндереп тора күңелне.

 

Хыял дөньясының чикләре юк

Иксез-чиксез уйлар диңгезе.

Хыялларда шиңмәс чәчәк

Мәхәббәтнең нәфис бер гөле.

 

Мәхәббәтнең нәфис гөлен саклап,

Яши парлар гомер үткәнче

Бер-берсенә тугры булып кала

Тормыш көзе килеп җиткәнче.

 

 

Яз көннәре матур

Гөрләвекләр ага, яз көннәре матур

Җылы яктан кошлар кайталар.

Талгын гына канатларын җилпеп,

Әйтерсең лә сәлам әйтәләр.

 

Җир җылысын тоеп, яшәрә үләннәр,

Тау чишмәсе ага челтерәп

Болыт уртасыннан күренеп тора күлләр

Сихри көзге кебек елтырап.

 

Инеш буе ямьле, кәккүк моңы,

Тал-тирәкләр шаулый җилләрдә

Ефәктәй ямь-яшел яфракта агачлар

Иркәләп кагыла иңнәргә.

 

Ал таң нурларында иркәләнә болыт

Көмеш ай елмая нур сибеп

Киләсе көн өчен шатлык теләп

Галәмгә ак өметләр биреп.

 

Табигать мизгелләре

И табигать,  үзең сихри, үзең матур,

Зәңгәр күктән ал нур сибеп, кояш көлә.

Көз-кышларны алмаштырып җир йөзенә

Чәчәкле яз, мул уңышлы җәйләр килә.

 

Яшел хәтфә бөтен галәм, сайрый кошлар,

Түгәрәк күл тирәсендә ап-ак шомырт.

Четерәп ага көмеш чишмә тау астыннан

Бар галәмгә ямьнәр биреп, ярлар тулып.

 

Ялкай гына моңсуланып инеш ага,

Мул суларын яр читенә кага-кага.

Үткәннәрен, бүгенгесен барлагандай

Уйчанланып борылып аккан Ыкка таба.

 

Инеш суы агып төшә гүзәл Ыкка таба

Ике гашыйк кавышкандай тыныч кына.

Карап торсаң, елгалар да кеше кебек

Табышалар, кавышалар кызык кына.

 

И табигать, һәр мизгелең бигрәк күркәм

Һәр чорыңның үзенә хас бер яме бар.

Җәйнең яме – яшел хәтфә үлән булса,

Кышның яме – ябалактай ак мамык кар.

Камил Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев