Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Якташларыбыз иҗаты

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә арабыздан вакытсыз киткән хезмәттәшебез Сәгадәт Әхмәтшинның бер бәйләм иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

                Якты көн

Тыныма буылган  уйлардан

Тапмасам арыну әмәлен,

Ашыгам мин синең каршыңа

Хак кылыч – алиһәм-әҗәлем.

Тапмасам арыну әмәлен

Бу җанның газаплы утыннан,

Меңдәрья ярында калсам да,

Көл булып янсам да  – үкенмәм.

Әманәт чылбыры чыңыдай

Күкләргә ашарлык манзара:

Елмаям, абынам, сөртенәм –

Күзләрне мәңгелек моң сара.

Бу минем гомерлек халәтем –

Кытыршы дөньяның юл чаты.

Умырык болытлар эченнән

Тагын бер якты көн – таң атты...

 

 

Кырау төшкән көзнең йөрәгенә

Көзге җилдән алма исе килә,

Әле көзнең шундый халәте.

Тал-тирәкләр җилгә иелгәндә,

Күкне кисә кошлар канаты.

Көн кызуы җанга тимәс инде,

Иртәләрен кырлар – кырауда.

Көз турында, әнкәй, синең кебек

Җырлый алмас инде, берәү дә.

Талгын җилдән әрем исе килә,

Күз карашың җанга уелган.

Кырау төшкән көзнең йөрәгенә,

Алмалары җиргә коелган.

 

Син минем татлы төшем

Әй, балачак! Кая ашыгасың?

Мин туймадым әле синең белән уйнап.

Күгәрченнәр куам төшләремдә,

Урам малайларын йөрим икән кыйнап.

Әй, балачак! Кая ашыгасың?

Мин туймадым әле бишек җырын тыңлап.

Әнкәемнең тәмле коймакларын

Авыз итеп карыйм әле тагын бер кат.

Әй, балачак! Кая ашыгасың?

Мин туймадым әле күбәләктәй очып.

Яшим әле бераз татлы төштә

Әткәемнең иңнәреннән сөеп-кочып.

Әй, балачак! Кая ашыгасың?

Мин туймадым әле синең белән уйнап...

 

 

Нишләттең син безне заман?

Күз яшьләренә төелеп

Үпкә белдерәбез һаман:

Синнән ни көтәргә инде

Чәчләрне агарткан заман.

Яшьлектә сөйгән ярларны

Искә төшерәбез һаман.

Язлар кабатланган саен

Ераклаша бара заман...

Сандугачлы авыл таңы

Күз алдыннан китми һаман.

Көтмәгәндә үзгәрдең син,

Ниләр булды сиңа, заман?

Юл чатында ялгыз калдым,

Җаным үрсәләнә һаман.

Яралардан каннар саркый,

Нишләттең син безне, заман?

Синнән ни көтәргә инде

Дөньяны болгаткан заман…

 

            Туган йорт

Эт бәйгедә. Капка тавышына

Җан кердеме өйгә – ут кабынды!

Туган йортка кайттым, иңнәремә

Авыл җиле килеп сарылды.

Абый чыкты. Кашы җимерелгән.

Ялгыз гомер итә, бичара!

Хәл белешеп, авыз ачуга ук,

Җавап әзер аның: “Ничава!”

Ни уйлыйдыр. Тормыш яме аңа

Шушы туфрак, туган нигезме?

Язмыш аны мең кат утка салды,

Мең мәртәбә богау кигезде.

Сынмады ул. Тешен сындырса да,

Абынганда ташка, түмгәккә.

Санамады үзен беркайчанда

Артык җанга, мәхлүк имгәккә.

Синең өчен авыл – изге дөнья.

Һәр тарафы аның – бердән-бер!

Киткәннәрнең түзсен йөрәкләре,

Зиннәтләрдән өстен туган җир!

Эт бәйгедә. Капка тавышына

Җан кердеме өйгә – ут кабынды!

Шифа бирче хаста йөрәгемә,

Мин авылны өзелеп сагындым.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ