Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Яңа Чүте авылында яшәүче Атлас Галимовның шигырьләре

Атлас Рим улы Галимов 1972 елның 15 апрелендә Татарстанның Баулы районы Яңа Чүте авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтында укый. 1996-2002 елларда Яңа Чүте урта мәктәбендә балаларга җыр, тарих, җәмгыять белеме, базар икътисады, хокук нигезләре дәресләре укыта, туган якны өйрәнү һәм җыр түгәрәкләрен җитәкли. 2002-2005 елларда табигатьне...

Атлас Рим улы Галимов 1972 елның 15 апрелендә Татарстанның Баулы районы Яңа Чүте авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтында укый. 1996-2002 елларда Яңа Чүте урта мәктәбендә балаларга җыр, тарих, җәмгыять белеме, базар икътисады, хокук нигезләре дәресләре укыта, туган якны өйрәнү һәм җыр түгәрәкләрен җитәкли. 2002-2005 елларда табигатьне саклау һәм торгызу юнәлешендә җәмәгать эше белән шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен мәктәпнең югары сыйныфында укыганда яза башлый. 2006-2007 елда "Якты уйлар" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Уйлар уйнавы - сөю уйлары

Мин яратам үземне,

Гүзәл туган телемне,

Туып үскән җиремне,

Чәчәк атар илемне.

Мин яратам кулларны,

Кечеләр һәм зурларны.

Мин яратам халкымны,

Улларны һәм кызларны.

Мин яратам йөземне,

Ике нурлы күземне,

Төпле, ныклы сүземне,

Бөгелүчән теземне.

Мин яратам тәпине,

Әти белән әнине,

Җиргә баскан аякны,

Якты хыял-маякны.

Мин яратам йөрәкне,

Аңа башка кирәкме?!

Ныклык биргән сөякне,

Умырткадай терәкне.

Мин яратам дөньяны,

Очар коштай хыялны.

Мин яратам җанымны,

Сау-сәламәт канымны.

Кан тамырларым аша

Аксын яшәү көчләре.

Һәр әгъзам да кирәкле -

Гөрләп барсын эшләре.

Мин яратам иртәсен

Хак Тәгалә иркәсен,

Көндезен дә, кичен дә

Сөю җыры тирбәлсен.

БЕЗ ХУҖАЛАР АВЫЛЫ

яки

М. ДУСТЫМА

Уң якта да җан дустым,

Сул якта да җан дустым:

Безнең дуслык бар дөньяны

Мәхәббәт белән кочсын!

Күршемнең үз бакчасы,

Кесә тулы акчасы.

Акчадан зур максаты -

Төзү оҗмах бакчасы.

Үстерә ул балалар,

Берне түгел бишәүне.*

Болары үсә төшкәч,

Күтәртер ул "түшәмне".

Хатыны белән бергә

Төпләнде алар җиргә.

Үстерәләр агачлар,

Карлыган һәм баланнар.

Үстерәләр чәчәкләр,

Төрле ризык, җимеш тә.

Үз тырышлыгы белән

Яши алар җитештә.

Киңәшләшеп яшәгәч,

Уртак фикергә килгәч,

Калмый тормыш авыры.

Мин дә хуҗа, ул да хуҗа -

Без Хуҗалар авылы!

************************

* Әлеге шигырь язылганда Марат Н. дустым гаиләсендә 2 бала иде. Хәзер аларның саны 4кә җитте. Шунысы үзенчәлекле - алар 2 балаларын дөньяга чит кешеләр ярдәменнән башка, үз өйләрендә, тормыш иптәше белән икәү генә каршы алганнар, сау-сәламәт сабыйлар тудырганнар. Һәм алар мәхәббәт җимешләрен арттырырга уйлыйлар. Әйтәсем килә шуны, безнең һәрбер уебыз, теләгебез, аеруча илһам белән ихлас күңелдән иҗат ителгән образлар чынга ашу көченә ия!

*************************************

БӘХЕТ БАРЫ ТУГАН ҖИРДӘ

Яки

БЕЗ БӘХЕТ ӨЧЕН ЯРАТЫЛГАН

Рә елгасы ага ерак түгел,

Урал итәге янәшә.

Ык буйлары - минем Туган Ягым.

Мәхәббәтем аңа мине яшәтә!

Туган Ягым - ата-анам ягы,

Әби-бабам гомер иткән як.

"Бәхет була бары Туган Җирдә!" -

Бабаларымның сүзе хак.

Яшим бу тормышта ТАТАР булып.

Бар бу сүзнең тирән мәгънәсе.

"ТАТА" сүзе - "Ата, Әти" димәк,

Ә "АР" - ул "Арий"*,

"Җирдәге оҗмах кешесе."

"Җәһәннәм кешесе" түгел татар!

Ялгышасыз галим иптәшләр!

Мин бит үзем Галим нәселеннән,

Ачыла бара миңа хикмәтләр.

Татарстан - татарлар станы.

Урнашкан ул урта бер җирдә.

Кәгазьдәге чикләр - ул чик түгел:

Татар яши хәзер бар җирдә.

Күпмилләтле бердәм Россиядә

Яши татар туганнар белән.

Тат-ар, башҗ-ар, мадъ-яр, сув-ар, болг-ар -

Бер тамырдан икәнен беләм.

"Урыс" - үзебезнең "ырыс" сүзе,

Төркичәдә бар аның мәгънәсе:

"Ырыс" сүзе - ул "җитешлек "("камиллек") димәк,

"Яктылык" аның нигез кәүсәсе

Беләм шуны: "Русь" - ул "Якты урын",

"Русь" сүзе ул була "Якты җир".

РАССИЯ - ул минем олы Ватан.

РА-С-СИ- ИЯ - ул минем Туган ил!

Кояш нуры - ул "РА" сүзе булса,

"СИ" аңлата "Энергия"не.

Якты нур саклаучы, үстерүче -

Шуңа яратам РАССИЯне!

Үз илен яраталмаган кеше

Бәхетсез була гомер-гомергә.

Нахак, ялган баскан күңеленә

Кыен була якты нур керергә.

Әмма Ходай өметен һичбер югалтмый -

Һәркөнне Җирдә ата яңа таң!

Кояш аша нурын сибә һәрбер җанга

Уянсын дип балалары йокыдан.

Уяныйкчы сихри йокыдан без!

Озак йокладык, җитәр йокларга!

Яңа, якты заман бусагада -

Көч табыйк бусагадан атларга!

Хәерле көн телим, туганнарым!

Якты тормыш телим мин сезгә!

Без бит бәхет өчен яратылган,

Бәхетле без булыйк гомергә!!!

* чөнки "Арий" ул "Ирий" сүзе белән, "оҗмах иле" сүзе белән тугандаш

Шулай ук "ар", "ир", "җир" сүзләре дә үзара тугандаш

Атлас Галимов. Яңа Чүте авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев