Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбызны баулыларның шигырьләре белән таныштырып китәбез

Без бит сугыш чоры балалары

Күп әтиләр яу кырында калган,

Ничек түзгән ана йөрәге?!

Ялгыз калу бигрәк авыр инде,

Әтиләр бит йортның терәге.

 

Без бит сугыш чоры балалары,

Бернинди дә ярдәм күрмәдек,

Әни асрый алды бер сыерын,

Сөте булгач ачтан үлмәдек.

 

Үләннәр дә җыеп ашадык без,

Кырдан җыйдык туңган бәрәңге,

Шуңа өстәп алабута салдык,

Бакчабызда, ярый, бар әле.

 

Рәхмәт, әни, саклап калдың безне,

Бер кабымны бүлдең икегә.

Ул еллар бит бигрәк авыр булды,

Без күрмичә үстек ипи дә.

 

Авыр булды сугыш елларында,

Кием иске, бар да ямаулы.

Яшьтәшләрнең бик күбесе үлде,

Калганы да бик аз, санаулы.

 

Ул елларны искә төшерәм дә,

Бала йоны калка беләктә.

Үскән чакта ач та, ярымшәрә булдык

Ул яралар һаман йөрәктә.

 

Яшьтәшләрем кимеделәр инде,

Бакыйлыкка күчеп бетәләр,

Ә шулай да исәннәре бар бит,

Хөкүмәттән ярдәм көтәләр.

 

Без үскәндә сугыш еллары иде,

Авыр булды тормыш тумыштан,

Хәзер “бераз” олыгайдык инде,

Туймый яшик әле тормыштан.

Нурулла Гайнетдинов, Баулы

 

 

Күршеләр

Күрше дигән олы җанлы кеше,

Күрше булып тора яныңда.

Туганыңа кадәр күршең кирәк,

Гомерләрнең һәрбер таңында.

 

Ни булса да күрше дип керәсең,

Нинди генә йомыш төшсә дә.

Иң элгәре күршең сиңа дәшә,

Кабак бәлешләре пешсә дә.

 

Авырсаң да, берәр эш чыкса да,

Күршең сиңа ярдәм-кул язар.

Үткән чакта: “Ни хәл күрше?” – диеп,

Ян-як күршең синнән хәл сорар.

 

Кабердә дә Мөнкир белән Нәкир

Ин беренче сорау бирерләр:

“Күршеләрең белән ничек тордың,

Дөньялыкта бәндә”? – диярләр.

 

Җавап җиңел булыр әйбәт торсаң,

Изгелекләр кылсаң күршеңә.

Ачык күңел белән юмарт булсаң,

Янәшә гомер иткән кешеңә.

 

Татулыкта яшәү олы бәхет,

Күрше хакын үтәп яңартып,

Гомер юлы тыныч күркәм булыр,

Күршеләрне торсаң яратып.

 

Камил Шәмсуаров, Исергәп

 

Фото: /yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев