Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Укучыларыбыз иҗаты

Сезгә якташыбыз Алсу Васикованың шигырьләрен тәкъдим итәбез

 Алсу Васикова 1987 ел­ның 16 ноябрендә Баулы районы Хәнсевәр авылын­да туа. Лениногорск музы­ка һәм сәнгать педагогия училищесының рәсем сән­гате бүлегендә белем ала. Училищеда укыганда ши­гырь язу сәләте дә ачыла. Шигырьләре вакытлы мат­бугатта даими басыла, алар шулай ук берничә җыенты­кта да басылып чыкты. Бү­генге көндә Алсу Баулыда яши, “Виктория” балалар бакчасында эшли.

 

Дуска

Ярый шундый кешем бар, дип

Әй сөенеп торам.

Безнең юлны ярый әле

Кисештергән Ходам.

Җирдә шундый магнит бар ди –

Бер-берсенә тарткан.

Димәк, шулай туры килдек –

Без дөрес очрашкан!

Яхшылык

Кер эзләмик бернидән дә,

Эзлик бары яхшылык.

Гаепләмик беркемне дә,

Булсын җанда яктылык.

Һәр яңа көнне башла син

Яхшы хәбәрдән, сүздән.

Яхшылык кылсаң, үзеңә

Әйләнеп кайтыр тиздән.

Кеше яманлык кылса да,

Үзең син кыл яхшылык.

Эретүе ай-хай авыр

Бәгырь катса таш булып.

Яхшы булсын яңа көн дим!

Яхшы булсын эшебез!

Онытмагыз, бу дөньяда

Тик бер тапкыр яшибез!

Су булмаган чакта  язылган шаян шигырь

Ачам-ябам, ачам-ябам,

Син юк һаман.

Кичә көттем, бүген көтәм,

Ардым тәмам

Өметемне өзми көтәм

Килүеңне.

Кил әле син, шатландырчы

Күңелемне.

Син булганда өйдә бәйрәм,

Күңел дә шат.

Әйдә, кил син, салкын суым,

Краннан ак!

Ачам-ябам, ачам-ябам

Шул кранны.

Кемнәр белә, әйтегезче

Су буламы?

"Су! Су!" – диеп әй кычкыра

шулчак кызым.

Шигырь язып утырганда

Берьялгызым.

Йөзләренә нурлар кунган

кызчыгымның.

Рәхмәт сиңа, ярый әле

килдең, суым!

Ике сеңлем – ике апам

Ике сеңлем – ике апам,

Кояштай нурлыларым.

Таң шикелле яктыларым,

Курчактай матурларым.

Ике сеңлем мине зурлап

Апам диючеләрем.

Ә апалар юл күрсәтеп,

Киңәш бирүчеләрем.

Ике сеңлем – ике нәфис,

зифа буйлы тал кебек.

Сезне күрсәм, юк кәефем

китә бит күтәрелеп.

Ике апам, ә мин сезне

Якты йолдызга тиңлим.

Сезнең яктылыкны тоеп

Яшәү шундый рәхәт дим.

Фәрештәләр ике якта –

Ике сеңлем – ике апам,

Без биш бөртек – биш бармактай

Биш матур кыз – без бертуган.

Авыл бетә

Әйтә күпләр, зарланалар:

авыл бетә, авыл бетә…

Авылларны ятим итеп

кеше шәһәрләргә китә…

Ташлыйбыз да китәбез шул

туып-үскән авылларны.

Элеккеге шауны басып

сагыш төргән һәр урамны…

Артып тора ялгыз йортлар,

Капка ачып җилләр уйный.

Мәктәп ябык, эче бушлык,

Йозак бикле, кереп булмый...

Әйтәсез дә, әйтәбез шул,

Авыл бетә, авыл бетә…

Шушы сүзләр шомландырып

Нечкә күңелемне өтә...

Чибәремә

Бигрәк чибәр инде үзең,

Бигрәк ягымлы.

Елмаюың кояш булып

Җанга сарылды.

Сарылды да бар тәнемә

Җылы йөгерде.

Шул чагында тирә-ягым

Ямьгә күмелде.

Бигрәк татлы инде сүзең,

Әллә бал каптың?

Ярый әле язмышымда

Сине очраттым!

Көз

Ага сулар дулкынланып,

Уза вакыт минутлап.

Кызгылт-сары яфракларын

Җилләргә коя усак.

Кыр казлары каңгылдашып

Очалар җылы якка.

Моңсулык иңә җаныма

Көз ае килгән чакта.

Көзге урманнарга кердем,

Эзләп яшьлек гөлләрен.

Ник ашыгып йөри икән

Шушы сәгать телләрем?

Көннәр төннәргә ялгана,

Көз килә, җәйләр китә.

Бәхетле, матур мизгелне

Көтеп гомерләр үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев