Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Шундый замана

Шундый замана Дөньялыкта төрле хәлләр була, Кемгә бәхет ява һавадан. Бер кешегә зыян салмаса да, Кемдер бии кызган табада. Заманасы шундый хәзер дибез, Кылган эшкә яклау эзлибез. Авырлыкка түзә барыбыз да, Рәхәтлеккә никтер түзмибез. Тырышабыз дөнья куабыз дип, Дөнья үзе безне куамы? Барысына ачу саклап яшәү, Дөнья кысасына сыямы? Ялгышабыз...

Шундый замана

Дөньялыкта төрле хәлләр була,

Кемгә бәхет ява һавадан.

Бер кешегә зыян салмаса да,

Кемдер бии кызган табада.

Заманасы шундый хәзер дибез,

Кылган эшкә яклау эзлибез.

Авырлыкка түзә барыбыз да,

Рәхәтлеккә никтер түзмибез.

Тырышабыз дөнья куабыз дип,

Дөнья үзе безне куамы?

Барысына ачу саклап яшәү,

Дөнья кысасына сыямы?

Ялгышабыз яр сайлаган чакта,

Алданабыз ялган хисләргә.

Авыз пешкән кенә өреп кабып,

Тырышабыз терсәк тешләргә.

Ашыгабыз көн дә иртә белән,

Торабыз да эшкә чабабыз.

Тәннәребез сау-сәламәт булса,

Эшебездән лшззәт табабыз.

Адашабыз тормыш буранында,

Барыр юлны томан каплаган.

Үзебезне түбәнсетүләрдән,

Кимсетүдән Ходай саклаган.

Онытабыз намус дигән сүзне,

Әшәкелек кая карама.

Төшенкелек кыенлыклар, гөнаһ,

Йөрмәсеннәр безнең арада.

Булганына шөкер итеп кенә,

Риза булып тыныч яшәек.

Бер-беребезнең кадерләрен белеп,

Җылы сүзләр генә дәшәек.

КОНКУРСКА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев