Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Шигырь укырга яратучы баулыларга – күчтәнәч

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Игътибарыгызга – Татар Томбарлысы авылында яшәүче Эльвира Әхмәтҗановадан шигъри тәлгәшләр.

Кышкы уйланулар...

Яратам мин бу кышларның

Җепшек карлы буранын.

Салкын көндә дөрләп кенә

Мунча миче янганын.

Тирә-юньгә җил тарата

Ак каенның туз исен.

Биекләргә менеп китә

Морҗадан чыккан төтен.

Авыл тынган, ап-ак дөнья,

Һәрбер өйдә ут яна.

Күңелләрне җилкендереп,

Бөтерелеп кар ява.

Кар бөртеге һәр кешегә

Ак теләкләр өләшә.

Сүзсез генә алар шулай

Безнең белән серләшә.

Яратам мин бу кышларның

Салкынын да , җилен дә.

Юктан гына рәхәт миңа

Кышның һәрбер көнендә.

 

***

Шундый матур  көн

Ишеп-ишеп кар ява.

Җылы буран, уйнаклап,

Юлларыма көрт сала.

Шул көртләрне ера-ера

Алга таба  атлыймын.

Гомернең һәр мизгелен

Күңелемнән барлыймын.

Куанамын, сокланамын,

Сагышлардан янамын.

Булган хис-тойгыларны

Язамын да сызамын.

***

Кар бөртеге, биткә кунып,

Шаяргалап уйнаклый.

Тотарга да өлгермисең –  

Әллә кая кунаклый.

Үзе суык, үзе рәхәт

Кышның тәүге бураны.

Күңелләрне җилкендерә

Хәтта карның тузаны.

Эльвира Әхмәтҗанова

Татар Томбарлысы авылы

Фото: Эльвира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев