Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Коронавирус турында укучыларыбыз шигырь яза

Дөнья буйлап коронавирус атлый. Бу вируска карата һәркемнең үз карашы. Кайсылары маскалар белән саклана, кайсылары өйдә генә утыралар. Блогерлар короновирустан көлеп кызыклы видеолар төшерә, ә иҗат кешеләре шигырьләр яза.

         Коронавирус

Коронавирус таралган бит,

Бөтен дөнья иленә.

Өйдән чыкмый җырлап ятам

Баламишкин көенә.

 

Коронавирустан курыкмыйм,

Штраф салудан куркам.

Шуңа беркая чыкмыйча,

Өйдә генә утырам.

 

Ашамлыклар күп калмады,

Тагын өч көнгә җитәр.

Коронавирус, Баулыга керми,

Бәлки, читләтеп үтәр.

 

Коронавирус – начар вирус,

Сабыннан курка микән?

Битне, кулларны юабыз,

Шул гына җитәр микән.

 

Моңа кадәр илләр аралашты

Ызгыш-талашу белән.

Аллаһыбыз хәбәр бирде:

Яшәгез дуслык белән!

 

                                            Сәет Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев