Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Баулыларга шигъри күчтәнәч

Баулы районы Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева шигырьләр яза. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылындагы “Илһам чишмәсе”ндә булып кайтканнан соң туган хис-кичерешләрен дә шигырь юлларына салган ул.

Илһам чишмәсе

"Илһам чишмәсе"нең юлын

Ак карлар күмеп киткән.

Сукмактан чишмәгә төштем,

Агымы ерак киткән.

 

Басмасында тыңлап тордым

Аның чылтыр агышын.

Уйлыйм, барлап хисләремне,

Күңелдә туа бер моң.

 

Күпме танылган шәхесләр

Монда агыла,

Чишмә суыннан күңеленә

Дәрт, илһам ала.

 

Шушы "Илһам чишмәсе"нең

Мин дә эчтем суларын.

Илһамланып язар өчен,

Туа башта уйларым.

 

Чишмә сулары аккандай

Ага гомер еллары.

Бик теләсәк тә булмый шул

Кире кайтарулары.

 

Чишмәнең тирә ягында

Үсә шомырт-наратлар.

Кемнәр килә, кемнәр китә,

Алар озатып калалар,

 

Суын эчеп хушландым,

Күңелемнән дога кылдым,

Илһам рухына барсын дип,

Кайтыр якка юлландым.

Тәслия Галиева,

Салих авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ