Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Укучыларыбыз иҗаты

Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның шигырьләрен сезгә тәкъдим итәбез

Авылыма кайтам

Авылыма кайтам, бик сагындым

Сандугачлы җәйге кичләрен.

Мичтә пешкән авыл ипекәен

Әнкәй салган бәлеш исләрен.

 

Чиләкләрдән ташый, хуш ис аңкый

Әнкәй сауган сыер сөтеннән.

Салават күпере сузылган шикелле

Морҗалардан чыккан төтеннән.

 

Мәтрүшкәле пиннек, кызу кара мунча

Сары самавырның кайнавы

Күз алдымда һаман, әнкәй мичтән алып

Кайнар тәбикмәкләр майлады.

 

Кунак көткән кебек әнкәй безне көтә

Табын әзер, бәлеш өстәлдә.

Авыл өе ямьле әнкәй исән чакта

Ялыктырмый кайтыйк көткәндә.

 

Үткән гомер үтте, бар да калды ерак

Безнең узган шаян яшьлекләр.

Әнкәй күптән вафат, төп йорт калды ятим

Ябык хәзер тәрәз-ишекләр.

 

 

Пар юкә

Пар юкәләр чәчәк атты

Өйләрнең түрләрендә

Җәй яменнән яшьлек дәрте

Ташый күңелләремдә.

 

Сап-сары хуш исле чәчәк

Аңкыта бал исләрен

Җилкетеп ярсу күңелне

Биреп сөю хисләрен.

 

Җилферди ефәк яфрагы

Юкәнең өй түрендә

Хыялый күңелгә юкә

Яшь кыз булып күренә.

 

Әйтерсең, сары яулыгын

Салган да иңнәренә

Шыпырт кына серен сөйли

Искән таң җилләренә.

 

Тик авылда бу гүзәллек

Шәһәр күрми бу ямьне

Тау астыннан чылтырап аккан

Чишмә суы да тәмле.

 

Җәйнең яме- зифа юкә

Татлы балының тәме

Ул тәмнәргә чагыштырыр

Һичбер тәм дә юк әле.

 

Пар юкәләр чәчәк атты

Җылы язга ямь биреп

Шушы күркәм мизгелләрдә

Хозурланыгыз килеп.

Камил Шәмсуаров.2019.Баулы районы Исергәп авылы

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев