Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

26 апрель - Туган тел көне

Бүген бар татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февраленнән игълан ителгән.

«Туган тел» 
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е  татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны.
Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да анын бөтен сыйфатларын аңлатып җиткерә микән? Үз телеңнен кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнен моңын, аhәнен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек жырын ишетү дә җитә. 
Тел - күңелнең көзгесе, ачкычы. Ничек сөйләшүеңэ карап, сине үз дә итәләр, кире дә кагалар. 
Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел.Ана теле — тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.Туган телебез татар теле — борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Шагыйрь Разил Вәлиевнең «Туган телдә дәшсәм генә...» шигерендә  ничек матур итеп әйтә:

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

Шагыйрь Ә.Ерикәй "Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә.

"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.

 

Котлы булсын Туган тел көне! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев