Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Клуб җеннәре тальянда сыздыра

    Әтием 45 елдан артык авыл клубы мөдире булып эшли. Бар хезмәт юлы шул клуб эше белән бәйле. Заманында район мәдәният йортын җитәкләргә чакырсалар да, китмәде, “җеннәр җибәрмәде” бугай.

    Безнең мәдәният учагы авылның икенче башында урнашкан, артында агачлы зур парк. Мәдәният йортында кеше булмаганда, анда төрле мәзәк, башка сыймаслык хәлләр булгалап тора. Икенче төрле әйткәндә “җеннәр” туй ясый. Элекке заманда бу урында зират булган диләр авыл аксакаллары. Шуңадырмы, безнең клуб “җенле”. Бигрәк тә андагы тавышларны, вакыты-вакыты белән йөрүләрне, йөгерүләрне әтием һәм шул ук клубта урнашкан китапханә мөдире Зәйнәп апа ишеткән булган.

    Мин бу хәлләргә ышанмас идем дә, үзем шаһиты булмасам. Бервакыт әтием өйдә булмау сәбәпле, җәен кич әнием белән клуб ачарга бардык. Дөм караңгы, күзгә төртсәң, берни күрерлек түгел. Клуб янына җитәрәк, клуб эчендә бик каты итеп йөгерешкәнгә, әнием белән туктап калдык. Ишеттеңме, дибез бер-беребезгә. Курыксак та алга атладык. Ишек йозагын ачканда бер тавыш та ишетелмәде, бисмиллаларны әйтеп, исәнләшеп кердек. Беркем дә юк иде. Исәнләшеп керергә әтием кушты, чөнки ул “алар” белән гел исәнләшеп йөри.

    Клубта җыештыручы булып эшләгән апага бервакыт, ниндидер сәбәпләр аркасында, кечкенә улы белән клубта кунарга туры килә. Аның сөйләве буенча, бер бүлмәдә торган бильярд өстәле өстенә йокларга яталар. Ләкин бу ханымга төнне тыныч кына үткәрергә туры килми. “Мондагылар” төне буе, бильярд шарларын тәгәрәтеп, гармун уйнап чыктылар, куркуымнан улымны нык кына кочаклап яттым, йокламадым, ә улым йоклады”, –  дип сөйләгән җыештыручы.

    Андый хәлләр бик еш булып тора, бигрәк тә кеше булмаганда активлашалар алар. Сәхнә артында бик каты итеп йөгерешүләр, су багының капкачын ачып-ябу дисеңме, элекке кино күрсәтә торган бүлмәдәге кино плёнка савытларын тәгәрәтеп уйнау, ишектән тып-тып атлап керүләр – болар барысы да еш кабатланып тора. Әтием мондый хәлләргә күнеккән инде, хәзер бик искә алып бармый. Кем керде икән дип, чыгып та карамый башлаган, чөнки анда чыксаң да, бер кем дә булмый.

    Китапханә мөдире Зәйнәп апа сөйләгәннәрдән. Клуб эчендә урнашкан китапханә, гадәттә, иртәдән кичкә кадәр эшли. Беркөнне берүзе генә утыра икән. Ишек ярыгыннан көзгенең (трюмоның ) бер өлеше күренеп тора. Зәйнәп апа караганда, көзге алдында зур чәчкәле шәл ябып, берәү болгана да тулгана, үзен көзгедән карый. Бу Зәкирә апа нишләп һаман керми (Зәкирә апа – клубта худрук булып эшләүче олы яшьтәге апа), күпме көзге алдында торып була инде дип чыгып караса, беркем дә юк икән.

    Әтием инде биш ел пенсия яшендә булса да, клубыннан аерыласы килми. Аның өздереп баянда уйнавын җеннәр дә ярата бугай, шуңа да җибәрмиләрдер, чөнки ничә ел буена алар дуслашып беткән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: