Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серле дөнья

Башкортстанда картлар йортында гадәти булмаган туй: кияүгә – 72, кәләшкә 33 яшь

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Мөнир Хәнәфиев белән Эльвира Басыйрова Октябрьский шәһәрендәге Картлар йортында 2019 елда танышалар. Икесенең дә беренче никахы. Икесенең дә катлаулы язмышы.

Мөнир Әбделхәмит улы Казан музыка училищесын тәмамлап, заманында «Синтез» төркеме белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыккан. Кырыс тормыш сынауларын үтеп, Картлар йортына килеп эләккән. Хәзер бер генә концерт та аннан башка узмый икән. Язмыш Эльвираны да 2016 елда инвалидлар йортына китерә. 28 яшьлек кыз мондагы тормышка авыр ияләшә, тора-бара гына ачыла. Хатын-кызлар клубына йөри башлый. Ул да күп нәрсә белән кызыксына, мавыга икән! Эльвираның аяклары авыртуын белгәч, яңа һөнәр үзләштергән Мөнир аңа уңайлы ортопедик аяк киеме тегә!

 Өлкән ир белән яшь хатын уртак тел табып, аралаша башлыйлар: алар җандашлар булып чыга! Мөнир аңа шгырьләр укый, җырларын тыңлата. Ике арадагы дуслык тирәнрәк хисләргә алмашына. Яшь аермасы шактый булуга карамастан, алар язмышларын бергә бәйләргә булалар. 10 июньдә шәһәрнең Никах сараенда Мендельсон маршы астында яңа парлар балдаклар алмаша. Интернатта аларны шарлар, чәчәкләр белән каршылыйлар.     

 Чыганак һәм фото: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/bashkortstanda-kartlar-yortynda-gadti-bulmagan-tuy-kiyag-72-klshk-33-yash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев