Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулы нефтьчесе әтисенең эшен дәвам итә

Теләсә кайсы предприятиенең уңыш нигезе - үз эшенең осталары булган көчле кадрлар. Ә андыйлар "Баулы" ЛПДСында байтак. Шуларның берсе - контроль-исәпләү приборлары һәм автоматика (КИПиА) инженеры Линар Галимов. Предприятиегә аяк басканда яшь студент булган егет еллар дәвамында, акыллы остазлары ярдәме белән, тәҗрибә туплаган.

Линар Галимовка әлеге предприятие бала чагыннан ук таныш. "Баулы" ЛПДСында инженер-механик булып эшләгән әтисе аны еш кына бирегә үзе белән алып килә торган булган. Сигезенче чыйныфны тәмамлагач, Линар Лениногрорск нефть техникумына укырга кергән. Хезмәт эшчәнлеген ЛПДСта дәвам иткән.
- "Баулы" ЛПДСына эшкә урнашуга ук миңа зур яшьтәге ир-атлар белән эшләргә туры килде, - дип сөйли Линар. - Миңа ул чагында 18 яшь кенә иде әле, шуңа күрә алар белән бер дәрәҗәдә аралашу башта кыенрак булды. Шулай да уртак тел таптык. Алар мине читкә этәрмичә, киңәшләрен биреп, эшкә өйрәтеп, үз артларыннан иярттеләр, бик зур рәхмәт аларга. Минем остазым Александр Лебедев булды. Ул контроль-исәпләү приборлары һәм автоматика инженеры булып эшли иде. Мин аннан бер адым да калмый идем, барысын да өйрәнеп, губка кебек сеңдереп йөрдем. Тора-бара алган белемнәремне практикада кулланып карый идем.
Линар Галимов предприятиедә инде 22 ел хезмәт куя. Слесарь буларак эшли башлаган. Аннары телемеханика чараларын эксплуатацияләү буенча төркем булдырылган. Хезмәттәшләре белән нефтьүткәргечнең линия өлешендәге барлык автоматикага хезмәт күрсәткәннәр. Линар җиде ел "Поповка" блок-комплект станциясендә дә эшләгән.
Линар Галимов - ике бала атасы. Катлаулы һәм җаваплы эш башкаруына да карамастан, яраткан эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: өлкән улы белән "Пегас" картинг клубына йөри, ярышларга бара, шәһәребездә Җиңү парадында катнашкан техниканы җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев