Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны туган авылында искә алдылар

16 апрель көнне Татар Кандызы авылы мәдәният йортында шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов тууының 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Кичәне Кандыз авылының китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Роза Әхмәтҗанова оештырды.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән иде, искә алу кичәсе җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды, дип хәбәр итә авыл мәктәбе директоры Илшат Хәлиуллин.

Кандызның үзешчән артистлары Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарды, укучылар аның шигырьләрен сөйләп тамашачыны шатландырды. Ә инде Баулы шәһәреннән килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Саҗидә Әхмәтҗанованың һәм баянчы Зәйтүн Муллаяновның чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Атаклы татар шагыйренең туганыннан туганы Сәгыйть Әхмәтҗанов аңа атап язган шигырен укыды һәм җырлар башкарды. Аның турында хәтирәләр белән уртаклашты.

Кичәнең ахырында ТНВ каналы тарафыннан төшерелгән Рәшит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган фильм күрсәтелде.

«Кичә бик матур узды, барлык тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

Кичәне оештыручыларга һәм барлык катнашучы укытучы, укучы, килгән артистларга бик зур рәхмәт!» - дип яза социаль челтәрендәге «Кандыздан без!» төркемендә Илшат Хәлиуллин.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы