Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Мөнир Рахмаев сәхнәдә булган мәзәк хәлләр турында сөйләде

Яшь җырчы Мөнир Рахмаевны «Татар эстрадасының "мачо"сы», «Татар шоу-бизнесының мәңгелек двигателе» дип атаучылар бар. Ул җырлары белән генә түгел, ә эшләпәләре, татар эстрадасы «әбиләре» Венера Ганиева һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән дуэтлары белән дә дан казанган.

"БИЗНЕС Online" корреспондентына биргән әңгәмәсендә артист үзе белән сәхнәдә булган мәзәк хәлләр турында да сөйләгән:

- Төгәл хәтерлим әле, балачакта беренче тапкыр сәхнәгә чыкканым - бу Әлмәттәге "Звенящая капель" конкурсы иде. "Мин сине яратам, яратам, яратам..." - дип җырлыйм, үзем кешедән куркам. Икенче куплетны, гомумән, оныттым. Һәм дулкынланудан микрофон нигезен (стойкасын) кузгатып аны нәкъ жюри өстенә аударганмын. Югалып калдым, әлбәттә. Тик миңа барыбер конкурста катнашкан өчен диплом бирделәр (көлә).

Ижауда соңгы концерт вакытында биегәндә минем ыштаным ертылган икән. Миңа аннары тамашачылар: "Барысы да яхшы, барысы да әйбәт, тик... сезнең ыштаныгыз таркалып чыккан иде", дип яздылар.

Бервакыт, гомумән, аягым микрофон шнурына чуалды да егылдым - сузылыплар яттым сәхнәгә. Ярый әле, җырның ахыры иде.


Эшләпәсе белән тугангамы, эшләпәсез Мөнирне тануы авыр

Мөнирне яшьләр дә, картлар да ярата

Мөнир туган көннәр, корпоративлар да алып бара

Фото: социаль челтәрләр


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев