Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Федераль юллар ремонтлана

"Татнефтедор" ААҖнең Бөгелмәдәге 2нче участогы эшчеләре көче белән Казан - Оренбург трассасының Покровский Урыстамак авыл җирлеге территориясе аша үткән 6 километр озынлыктагы участогына капиталь ремонт ясала.

Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең Баулыдагы 1нче юл участогы әлеге трассаның "Татойлгаз" җәмгыяте яныннан башлап 390нчы километрына кадәр барлыгы 21 километр озынлыктагы участогына ремонт ясауга заявка биргән. Быелга шуның 6 километрына яңа асфальт салыначак, калган 14 километры киләсе ел эш планына кертелә. Участок начальнигы Фларит Нәфыйков сүзләренә караганда, Николашкинодан Измаил авылына таба - 4,5 километр, Дмитриевкадан Поповкага таба - 1,8 километр, Салих авылына керүче 2 километр озынлыктагы юлларга ашыгыч ремонт таләп ителә. Аларда хасил булган чокырларны әлегә юлларны карап торуга каралган акча хисабына тигезләячәкләр.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев