Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

“Баулы” ЛПДСы нефтьче көнен каршылый

Трубопровод транспорты предприятиесе коллективы - "Баулы" линия җитештерү-диспетчер станциясе (ЛПДС) актив рәвештә яңарыш, камилләшү этабын кичерә. Биредә 113 кеше хезмәт куя, аларның 40 проценты - яшь кадрлар. Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре якынлашканда предприятие җитәкчесе Илшат Газизов ЛПДС алдына куелган бурычлар, коллектив эшчәнлеге хакында сөйләде.

- Илшат Мөгавиевич, коллектив эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде, узган елда предприятиедә нинди үзгәрешләр булды?
- Безнең станция 1951 елның мартында кулланышка кертелде, күреп торасыз күпме ел үткән. Хәзер без актив рәвештә яңарыш этабында. Быел без магистраль нефть үткәргеч буенча җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез. Барлык нефть үткәргечләрне диагностикалау буенча зур эш башкарылды. Без үткәргечләр буенча диагностик снарядлар уздырдык, ул приборлар торба сеткасы эчендәге дефектларны ачыклады. Бу торба үткәргечләр сафтан чыгуны булдырмау өчен эшләнә. Алар сафтан чыкса, аварияләр булырга мөмкин. 2014-2018 елларда яңадан техник коралландыру программасы буенча олы эшкә әзерлек бара. Быелдан без станцияне яңа норматив документлар таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерергә тиешбез. Яңа резервуар төзедек, якын арада тагын икене төзү планлаштырыла. Перспективада безнең парк насос һәм дүрт резервуардан торачак.
- "Баулы" ЛПДСының киләчәккә нинди планнары бар?
- Баулы НПС станциясендә янгын сүндерү депосы төзергө планлаштырабыз. Анда автоматика системасы тулысынча алыштырылачак. Безнең максат - киләчәк өчен эшләү. Мөмкинлекләребез һәм көчебез җитәрлек. Коллективыбыз бердәм, көчле, хезмәткәрләребез үз эшләренең осталары. Безнең станция бер урында таптанмый, гел үсештә, камилләшүдә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бер төркем хезмәткәрләр мактаулы исемнәргә, мактау грамоталарына лаек булган:
НППС операторы Сәйрин Мәҗитовка, технологик корылмалар ремонтлау слесаре Михаил Степановка "Приволжскнефтепровод" ААҖ хезмәт ветераны" дигән мактаулы исем бирелгән.
Станция начальнигы Илшат Газизов, электр корылмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электр монтёры Газинур Гәрәев "Приволжскнефтепровод" ААҖ мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
КИПиА әйдәүче инженеры Линар Галимовка, электр корылмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электр монтёры Рафаиль Нәҗиповка Баулы муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев