Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Ябыгу максатында ураза тотарга ярыймы?

Бер ай буе ураза тотучының фигурасы үзгәрергә мөмкин.

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.

Юк, ябыгу максатында ураза тотарга ярамый. Ул бары тик уразаның нәтиҗәсе буларак кына килә ала. Кеше ураза тоткан вакытта ният итә икән: “Мин ябыгыр өчен уразаны тотам, башка нәрсә өчен түгел,” - ди. Ул вакытта ураза дөрес булмый. Уразаны тотарга кирәк бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә. Ә нәтиҗә буларак, ул килергә мөмкин, мәсәлән, ябыгу. Яисә кайбер кешеләр килоны җыялар ураза вакытында. Ягъни ният бары тик Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен генә була.

Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/yabygu-maksatynda-uraza-totarga-yaryymy/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев