Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Ураза белән бәйле кайбер сорауларга җаваплар

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә.

Уразаның калган көннәрен тотып бетермәсәң, бу тоткан көннәрең дә кабул булмый диләр. Бу дөресме?

– Юк, алай түгел. Һәрбер көне аерым бара аның. Күбрәк тоткан саен, савап күбрәк языла. Әгәр калган икән, ул барыбер синең өстендә җаваплылык булып тора. Әмма тотканнары кабул була. Алар бер-берсенә бәйле түгел. Рамазан аенда бер көн генә ураза тотсаң да, барыбер савап була. Әлбәттә, тулысынча тотсаң, савабы зуррак була. Бөтен гөнаһларың кичерелә. Рамазанның ун көне саен Пәйгамбәребез (с.г) вәгъдә иткән нигъмәтләргә ирешәсең. Әмма кабатлап әйтәм, бер көн генә тотсаң да, ул да барыбер сиңа савап булып языла.

Йокларга соң ятып тормыйча сәхәр ашау дөресме? Бу сәхәр саналамы? Яки бер сәгать булса да йокларга ятып, сәхәргә махсус торырга кирәкме?

– Таң алдыннан ашау сәхәр дип санала. Пәйгамбәребез (с.г): «Сәхәр ашагыз. Су булса да, эчегез. Сәхәрдә бик күп бәрәкәт бар», – ди. Таң аткан вакытта, иртәнге якта су эчүнең бәрәкәте ураза тотмаган вакытта да бар икән.  Төнлә уянып су эчеп алу кешене инсульттан саклый. Кешенең каны иң куера торган вакыт иртәнге сәгать 1 белән 5 арасында. Бу вакытта уянып селкенеп, яки берәр нинди сыеклык эчеп куйсаң, кан хәрәкәтләнеп китә: инсульт булу ихтималы кими. Күп очракта инсульт иртәнге якта, иртәнге сәгатьләрдә була икән.

Әмма уразага сәхәрсез дә керергә була. Әйтик, кичтән ашап ятып кына. Яки бөтенләй ашамыйча. Иртән уянып киттең, сәгать инде 9 тулган. Мин бүген уразага керим әле дисәң, бу ураза саналачак. Үзеңә кыенрак булуы гына бар. Әмма ураза буларак дөрес.

Кайчак кичтән авырып торасың да, ниятләмисең. Иртән хәлемне карыйм әле дип уйлыйсың. Икенче көнне ниятләмичә генә уразага керү дөрес буламы?

– Төш вакытына кадәр ниятләргә ярый. Телең белән әйтмичә, күңелең белән керсәң дә, бу ният инде. Иртән тордың, хәлеңне карадың, ашамадың, эчмәдең, сәгать 9-10 да: «Бүген уразага керәм», –  дип ниятләп кереп китәргә була.

http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/goref-gadet/?id=9004

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев