Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Сезне Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Дөньядагы миллионлаган мөселман бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә. Мөэминнәр Рамазан ае буена ураза тотып, ихластан дога кылып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып зур әзерлек белән каршы алган бу олы бәйрәмне, вакытлы кыенлыкларга карамастан, лаеклы төстә уздырырлар дип ышанам.

Бүген бездән түземлек, акыллы, уйланылган гамәлләр, дөрес карарлар кабул итү сорала. Катлаулы бу заманда Коръән Кәримдәге илаһи сүзләр аерым мәгънә белән сугарыла: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән». Республика мөселманнарына, православие дине һәм башка традицион диннәр вәкилләре белән беррәттән, Раббыбыз һәм җәмгыятебез алдындагы зур җаваплылыкны тулысынча аңлаулары, кешелеклелек һәм күркәм күршелек идеалларына тугры калулары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Быел күбебез мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә рухи һәм матди булышлык күрсәтте, зур социаль әһәмияткә ия булган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дигән иҗтимагый башлангыч кысаларында ифтар ризыклары җыелмаларын хәстәрләүдә шәхсән катнашты. Ураза бәйрәмен якты хисләр, җан җылысы хакимлек иткән шартларда гаиләләребез, якыннарыбыз белән уздыру безнең тагын да якынаюыбызга, әхлакый яктан тагын да камилләшүебезгә бәрәкәтле этәргеч бирер, үсеш һәм алгарыш хакына эшчәнлеккә көч өстәр дип ышанам.

Сезнең һәрберегезгә Аллаһыга күңел баглаудан үзен бәхетле хис итеп, якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвегезне, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ

2
X