Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады

"Иңгә-иң тезелеп тәравих намазларын укыган изге ай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - ди Камил Сәмигуллин.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлады. Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмәт итүнең никадәр олы дәрәҗә икәнлеген раслап Җир шарының барлык почмакларында гает тәкбирләре һәм тәхмидләре яңгырыячак, ди Татарстан мөфтие. Котлау тексты Диния нәзарәте сайтында чыкты.

"Раббыбыз кушкан иң олы фарызларның берсен – уразаны тиешенчә үтәдек һәм, күңелне шушы мөкатдәс айның рухы белән мөлдерәмә тутырып, без Аңа рәхмәтләребезне җиткерү өчен мәчеткә җыелып гает намазын укыдык дигән куанычлы хәбәр һәр тарафка таралачак", диелә котлау текстында.

"Шул ук вакытта Яралтучыбызның һәм Ярлыкаучыбызның киң рәхмәте белән килгән Рамазан аеның тәмамлануы безнең күңелләрне аянычка күмә. Мәчетләрдә тыгыз сафларга иңгә-иң тезелеп тәравих намазларын укуларга, кардәшләр белән ифтарда күрешеп авыз ачулар һәм рухи әңгәмәләргә, сәхәрләргә бай изге ай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр", - ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие бар кешене дә Рамазан үткәч тә гыйбадәтләрне дәвам итәргә, Раббыбызга итәгатьле булырга, балаларыбызда Исламга карата мәхәббәт хисе уятырга, мөмкинлек булганда мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакыра.

Ураза бәйрәменең хәерле көнендә без олыларга хөрмәт, кечеләргә куаныч күрсәтергә, якыннарны һәм туган-тумачаларның хәлләрен белешергә, үткән низагларны онытырга һәм гафу итәргә, кардәшлек җепләрен ныгытырга, гает намазына кадәр гаилә әгъзаларының һәрберсе исеменнән фитыр сәдакаларын мохтаҗларга тапшырып өлгерергә тиеш, ди мөфти.

"Мин барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалылыгына һәм рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә, ныклы иман һәм Ислам юлында ихлас хезмәт куюны телим. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул итсен", дип тәмамлый Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187406/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев