Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Мөселманнарга куян, кабан дуңгызы ите ашарга ярыймы?

Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, дуңгыз ите хәрам була.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин куян ите, ауда табылган җәнлек итләрен ашау турында сорауга җавап биргән.

«Аллаһ безгә чиста — хәләл әйбер ашарга рөхсәт иткән. Ерткыч булмаган хайваннарны ашарга ярый. Боларга еланнар керми. Хайван бисмилла әйтеп чалынган булырга тиеш. Куян ислам шартлары буенча чалынган булса, аны ашарга ярый. Сыер, сарык, тавыкны да бисмилла белән чалырга кирәк. Балыкны чалу таләп ителми. Ул болай да хәләл санала», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аучылык турында да аңлата. «Ирегез ауга барып, кабан атып алып кайтса — аны ашарга ярамый. Кабан, дуңгыз — бу хайваннар теләсә нинди формада да безнең өчен тыелган. Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, аларны ашарга ярамый. Алар хәрам була», — ди ул.

Хәзрәт: «Ау вакытында ирегез куян, үрдәк атып кайтса, бәлеш пешерергә ярыймы соң?» — дип сорап куя. «Әйе, ярый. Тик бу очракта билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Аучы мылтык алып атканда, бисмилласын әйткән булу кирәк. Ул атылган хайванны тапкач, хайван әле исән булса, аучы бисмилла укып, аны чалырга тиеш. Поши, үрдәк, башка хәләл хайваннар булса, ритуаллар үтәлсә, аудан алып кайткан җәнлекне ашарга ярый», — дип аңлата дин белгече. 

Әгәр бар әйбер дә җитеш булса, кызык өчен, фотога төшү өчен генә ауга йөрү тыелуын да искәртә хәзрәт.

Фото: pixabay.com

Чыганак:   https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-01-2021/m-selmannarga-kuyan-kaban-du-gyzy-ite-asharga-yaryymy-5800471

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев