Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Кызылъяр биючеләре җиңү артыннан җиңү яулый

Кызылъяр авылының «Асылташ» бию коллективы.

Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивалендә уңышка ирешеп кайткан. 

«Рухият» рухи яңарыш фондының "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале быел уналтынчы тапкыр үткәрелгән. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән яшь башкаручылар катнашкан, шул исәптән Баулы балалары да.

"Асылташ" бию коллективы, "Пьеро Жар-птицы. Русский стилизованный" биюе белән чыгыш ясап, "Хореография. Стилизованный танец" номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Коллектив белән җитәкчелек итүче Илсөяр Дәүләтшина "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, "Асылташ" биючеләре моңа кадәр дә бу фестивальдә призлы урын алган булганнар. 

"Бүген "Сандугач сайрар илем"дә кечкенәләр төркеме беренче тапкыр чыгыш ясады. Беренче баруларында ук уңышка ирешүләре бик сөендерә", — ди Илсөяр Дәүләтшина.

Фотолардан күренгәнчә, балалар җиңүләренә бик шат. Өстәвенә, аларга бер тартма конфет та бүләк иткәннәр.

 

 

Фото: "Асылташ" коллективы архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев