Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Коръән укылган йортның өстенлекләре

“Берәүләр өйдә һәр көнне Коръән укый, икенчеләр елга берничә тапкыр Коръән укыта. Коръән укылган йорт нинди өстенлекләргә ия?

Ничек кенә булмасын, яшәгән йортларыбызда Коръән укылуның өстенлеге, фазыйләте бик зур. Һәм ешрак булган саен, бу тагы да сизелә.

Коръән укылган йортта:
иркенлек була,
фәрештәләр иңә,
шайтаннар кача,
бәрәкәт арта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, Коръән укылган йорт иркен була, аңа фәрештәләр иңә, шайтаннар мондый йорттан кача, биредә бәрәкәт арта. Дөреслектә, әгәр йортта Коръән укылмаса, мондый йорт аның әһелләре өчен тар була, аннан фәрештәләр ерагая, шайтаннар тула һәм биредә бәрәкәт кими”, – дип әйткән (имам Әд-Дәрими).

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев