Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Корбанны кайчан чалырга кирәк?

Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә (28 июньдә) Корбан гаете намазыннан соң корбан чалу – ваҗиб.

Ваҗиб – шундый гамəл, аны кылган кеше саваплы була, ə кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамəллəр: витр намазын уку, гает (Ураза һəм Корбан бəйрəме) намазларын уку, фитыр сəдакасын бирү, корбан чалу һәм башкалар.

 

Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә Корбан чалынмый калса, аны 11нче һәм 12нче зөлхиҗҗәдә (29 һәм 30 июнь) чалырга рөхсәт ителә, әмма 12нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң чалу дөрес булмый.

 

Вакытында чалынмаган корбанлык яки аның бәясе фәкыйрьләргә садака итеп бирелергә тиеш. Кич белән яки төнлә корбан чалу – мәкруһ. Мəкруһ – шундый гамəл, аны кылган яки дөрес дигəн кеше дə гөнаһлы була. Мəкруһ гамəллəр: отыш уеннар уйнау, əдəпсез җырлар җырлау, кеше алдында əдəпсез кылану һәм башкалар.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев