Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Хәдисләр

Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкәт, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.

* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.

* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!

* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!

* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә!

* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.

* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.

* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.

* Ахмактан өзел, кисел!

* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.

* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы – ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы – ана хакы.

* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – тере булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның.

http://muslumirc.ru/news/stati/khdislrd

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев