Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Кадерле кадер кичәсе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте раслаган 2024 елга Мөселман бәйрәмнәре календаренда язылганча, 5 апрельдән 6сына каршы төндә Кадер кичәсе билгеләп үтелә.

Рамазан ае – изге ай һәм аның һәр көне, һәр кичәсе мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, аның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык белән үткәрәләр. Ул – Кадер кичәсе.
Аллаһы Тәгалә Кадер киче турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә.
“Кадер” сүрәсеннән күренгәнчә, бу мөбарәк төндә, Аллаһ әмере буенча, җиргә бик күп фәрештәләр иңәр. Алар  гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар.
“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә кешеләрнең алдагы елда булачак язмышлары язылыр, дигән фикер белдерүчеләр дә бар. Алар, кешеләрнең Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә йогынты ясый, дип әйтәләр.
Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр.
Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Мөхәммәт пәйгамбәр: “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазан аеның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, – дигән. Ягъни 21нче, 23нче, 25нче, 27нче һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал.
Дин галимнәре Кадер кичәсен Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте раслаган 2024 елга Мөселман бәйрәмнәре календаренда язылганча, Кадер кичәсе 5 апрельдән 6сына каршы төндә билгеләп үтелә. 
Бу изге кичәдә дога кылырга, намаз, Коръән Кәрим укырга, тәүбә итәргә, сәдака бирергә, үлгәннәрне искә төшерергә һәм дин кардәшләреңне шатландырырга кирәк.
Чыганак: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте https://dumrt.ru
Фото: https://ru.freepik.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев