Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Фитр сәдакасының күләме күпме?

Тагын 21 көннән мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басачак.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең голамәләре һәм казыйлары якынлашып килүче Рамазан аена кагылышлы иң мөһим карарларны кабул итте:

*Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне укылачак.

 *Ураза гаете 13 май көнне бәйрәм ителәчәк.

* Тәравих намазлары 20 шәр рәкәгать итеп  укырга тәкъдим ителә.

* Зәкят түләү өчен нисабның күләме (алтын буенча) – 310 мең дип билгеләнде.

 * Фитр сәдакасының нисабы  – 36 мең (көмеш буенча).

* Фитр сәдакасының күләме – 100 сум (арпа белән),

                                                     700 сум (йөзем белән).

* Фидиянең күләме – 200 сум (1 көнгә).

Аллаһы Тәгалә гомерләребезне, исәнлек-саулыгыбызны биреп, Уразаларны исән-имин тотып чыгарга насыйп итсен!


Фото: /yandex.ru

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/din/byel-fitr-sdakasyny-klme-kpme-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев