Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулының актив өлкәннәре Фәнис Яруллин музеенда булды

Якташыбыз Фәнис Яруллинның туган көнендә районның ветераннар оешмасы активистлары Кызылъяр авылында шагыйрьнең музей-йортында булып кайтты.

Шушы көннәрдә музей-йорт ишекләре ябылып тормый. Бирегә Фәнис Яруллинның иҗатын яраткан һәркем, аның фаҗигале язмышын, тормыш юлын һәм иҗатын хәтерләрендә янәдән яңартыр өчен килә.

Күркәм музей-йорт әллә кайдан үзенә тартып тора, килеп керү белән нур бөркеп торган йорттан язучы үзе килеп чыгар да төсле тоела. Биредә аның рухы яши.

Музей-йорт хуҗалары һәркемне якты йөз белән каршы ала. Музей җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында, тасвирлап, җентекләп, һәркемгә аңлаешлы итеп җиткерә. Экспонатлар ярдәмендә тормыш һәм иҗат юлы буенча тулы мәгълүмат алып була.

– Музейда беренче генә булуым, – ди Баулы муниципаль районының ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина. – Экскурсияне уздырган Гүзәлия Миргазиян кызының шул кадәр дә үтемле итеп сөйләве йөрәкләрдә калды. Хәтта күзләрдән яшьләр бәреп чыкты. Фәнис Яруллинның урын-җирен, костюмнарын, коляскасын күрү аеруча дулкынландыргыч булды.

Музейга килүчеләр экскурсия дәвамында хатирәләре белән бүлеште, кызыксынган сорауларын бирде.  

Көн саен диярлек музейга кеше агыла, хәтта күрше районнардан килүчеләр бар.

 

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев