Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулылар — «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалистлары

Лениногорск шәһәрендә XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узган. Анда Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Азнакай һәм Баулы районнары балалары катнашкан.

"Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге мәгълүматы буенча, фестивальнең зона этабында призлы урын алып, финалга узучылар арасында баулылар да бар.

Дарина Шилова "Вокал-соло" номинациясендә беренче урынга лаек булган (җитәкчесе — Фира Тимербаева), ә "Конферанс" номинациясендә кече төркемдә өченче урын алган (җитәкчесе — Йолдыз Шакирова). Сүз уңаеннан, Дарина вокал буенча Баулы балалар сәнгать мәктәбендә әле беренче елын гына шөгыльләнә, ә нәфис сүз буенча — икенче ел. Ул "Йолдызлык"ның зона этабында былтыр да призлы урын алган иде. 

Икенче урын алучы райондашларыбыз:

"Асылташ" хореография коллективы — "Хореография" номинациясендә (җитәкчесе — Илсөяр Дәүләтшина) 

Эльвина Курбанова — "Вокал-соло" номинациясендә (җитәкчесе — Фира Тимербаева). 

Өченче урын алучылар:

"Сөмбел" вокаль ансамбле — "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә (җитәкчесе —Фира Тимербаева)

Регина Әхмәтҗанова — "Конферанс" номинациясендә (җитәкчесе — Йолдыз Шакирова). 

 "Апрель" хореография коллективы (җитәкчесе— Мария Савельева) фестивальнең махсус бүләгенә лаек булган. 

Суперфинал 8-12 апрельдә Казанда булачак. 

 

 

Фото: Дарина Шилова шәхси архивы, "Асылташ" хореография коллективы архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев