Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулылар колагына: шигырь уку баш мие эшчәнлеген яхшырта

Бүген Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Исергәп авылында туып, бүгенге көндә Менделеевск шәһәрендә яшәүче якташыбыз Гөлниса Евдокимова шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.  Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Ә галимнәр фикеренчә, шигырь уку баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә, шигырь укып алу комачауламас. Менделеевск шәһәрендә яшәүче якташыбыз Гөлниса Евдокимованың иҗат җимешләре белән таныштырабыз бүген.

“Сезгә берничә шигыремне җибәрергә ниятләдем. Сәбәбе: туган якларымны сагынып яшәү, – дип язган ул редакциягә юллаган хатында. – Еллар үткән саен туганнар, авылдашлар, авылым Исергәп еш искә төшә, сагындыра. Аралар ерак түгел анысы. Тик, олыгайган саен, юлга чыгып йөрүләр читенләшә икән, ә авылдашларым белән күңел җылысын бәйләп торган җепне өзәсем килми”.

Туганнарыма

Тормыш җиңел бирелмәде,
Тарткалаштык, тырыштык.
Сигез бала һаман шулай
Инәкигә елыштык.

Тик шулай да бала чаклар
Саташтыра, елсыта,
Нигә шулай ул минутлар
Канат бирә, очырта?

Хыялларның бетәсе юк,
Күңел һаман ымсына,
Тынычлан, дим, тынычлан син,
Юк шул – күңел юксына...

Шул ук авыр балачакны,
Шул ук бәләкәй өйне,
Ишек алдын, инеш буен,
Күңелгә якын көйне...

Юк, шулай да рәхмәтлемен
Әткигә, инәкигә,
Өйрәткәннәр татулыкка –
Тормышның нигезенә.

Бирешмәскә җил-давылга,
Тормыш авырлыгына,
Тагын бик күп яхшылыкка,
Күңел матурлыгына.

Рухи яктан нык булырга,
Бөгелсәң дә сынмаска,
Шулай булгач, үкенү юк
Төрле авырлыкларга.

Йолдызым

Һәркемнең дә күк йөзендә
Буладыр үз йолдызы.
Мин дә карыйм күк йөзенә –
Кайда минем йолдызым?

Бик тиз табам йолдызымны,
Күңел серләрен сөйлим,
Аңа нәрсә, бер елмая,
Сирпеп ала керфеген...

Шулай бергә елмаешып,
Серләрне бүлешәбез.
Ерак араны сизмичә,
Шатланып көлешәбез.

Зур бәхет

“Чибәр” дигән сүзне ишетмәдем,
“Әйбәт” дигән сүзне ишеттем.
“Әйбәт” сүзеннән дә кадерлерәк
Булалмады гомер җимешем.

Аңа карап күңел кимсендеме,
Әллә сизмәгәндәй булдымы?
Күңелем киң, уем чиста булды – 
Менә шулар җавап түгелме?

Тормыш сикәлтәсе чибәргә дә,
Әйбәткә дә бүлеп бирелә;
“Әйбәт” була белү зур бәхет дип,
Җавап бирәм үзем үземә.      


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев