Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулылар яраткан китапларын искә ала

31 июль – Яраткан китапларны искә алу көне. Шул уңайдан, баулылар үзләренең күңелләренә хуш килгән китаплар турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

Һәр кешенең күңеленә аеруча уелып калган китаплары була торгандыр, мөгаен. Андагы вакыйгалар тор-тора искә төшә, геройларның язмышлары тетрәндерә, кеше күңелендә төрле хисләр уята. Ул китапны укыганга күп еллар узса да, якты истәлек булып, күңел түрендә саклана. Яраткан китапларны искә алу көне уңаеннан, баулыларның хатирәләрен барладык.

Ләйсәнә Таһирова:

“Бик нык күңелгә якын булган, бик ышанып укыган, иң истә калган китабым Корней Чуковскийның “Айболит” китабы булды. Башлангыч сыйныфта укыганда, мин ул китапны елый-елый укыганым хәтердә. Кечкенә булганга, андагы хайваннарны жәлләп елый идем, Айболит килеп терелткәч, куана идем. Ул китапның тышлыклары да, андагы рәсемнәре дә исемдә. Мәктәптән кайткач, тиз генә шул китапны укып бетерергә ашыга идем. Менә шул китапны укыгач, минем үземдә дә кешеләргә ярдәм итү, аларны терелтү, дәвалау теләге уянды, медицинага күңелем бик тартыла башлады. Хәзер дә кешеләргә гел ярдәм итәсем килеп яшим. Үзем белән бер чордарак үскән кешеләр белән сөйләшеп киткән чагында, күп кешенең “Айболит” китабын шулай ук күңелләренә бик якын алып укыганнарын сөйләгәннәре бар”. 

Нурия Вәкилова:

“Мөнәҗәтләр китабын бик яратам мин. Смотр концертларында мөнәҗәтләр белән чыгыш ясаганда, аны гел кул астымда йөрттем. Мөнәҗәтләрне үзебездә дини бәйрәмнәрдә мәчетләрдә дә башкарганым бар. Ятламаганнарын китаптан карап та җырлыйм. Мин, озак еллар мәдәният йортында эшләгән кеше буларак, җырлар китабын бик ярата идем, алар миндә әле дә саклана. Элекке матур, тирән эчтәлекле, тормышчан җырлар анда. Юбилейлар, туган көннәре булганда, ул җырларны искә алып, ватсап аша җыр белән котларга тырышам.  Җыр бүләк итү – кешене сөендерү бит ул, олы бер бәхет, куаныч бүләк итү. Әдәби китаплар укырга да ярата идем. Аларны таратып бетердем инде”. 

Ләйсән Галимова:

“Минем ин яраткан китабым – 2 томлык “Унесённые ветром” һәм анын дәвамы “Скарлет” китаплары. Берничә ел элек ай саен диярлек улым белэн больницада яттык. Шул вакытта мин аларны ике-өч тапкыр укып чыктым. Больницадан, чирдән азрак онытылып торыр өчен, шәп булды миңа ул китаплар”.

Ләйсән Сәетгәрәева:

“Мин кечкенәдән китап укырга бик яраттым. Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” китабы күңелемә аеруча кереп калды, тәэсир итте. Әле дә исемдә: 10нчы сыйныфта чакта, мин аны бик бирелеп, кино караган кебек укыган идем. Хыялый булганмын инде: үзем укыйм,  үзем шул Кызылъяр авылы халкы белән бер урамда йөрим. Эх, бер барып күрсәң иде шул авылны, күрешсәң иде шул кешеләр белән, дип уйлаганым истә. Фәрештәнең амин дигән чагына туры килгәндер: менә инде 23 ел Кызылъярда яшим, бу авыл кешеләрен көн дә күрәм. “Җилкәннәр җилдә сынала”ны мин әллә ничә тапкыр укып чыктым. Кешеләре белән таныш булгач, әсәрне хәзер башкача кабул итәм”.

Римма Яруллина:

"Мин китап укырга бик яратам. Минем өстәл китапларым икәү: Роберт Миңнуллинның "Уфа-Казан юллары" китабы һәм Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһәҗирләр" китабы. Мин аларны кат-кат укыйм. Шигырьләрне мин теләсә кайсы битеннән ачып укырга мөмкинмен. Ә инде Мәхмүт Галәүнең китабын, бер укый башласам, һич аерыла алмыйм, бетергәнче туктамыйм. Бу китап миңа шулкадәрле ошый. Анда татар халкының, татар авылларының тарихы, гореф-гадәтләре, элекке заман татар байларының яшәү рәвеше чагылыш тапкан. Шулкадәрле кызыклы китап ул, аны укыган саен, өр-яңадан кино караган кебек укып чыгам".

Фото автордан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев